Рөстәм Миңнеханов Казанда “Химиклар” мәдәният йорты янындагы универсаль спорт мәйданчыгында булды

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Химиклар” мәдәният йорты янындагы паркта күп функцияле мәйданчыкта булды. Паркны реконструкцияләүгә бәйле алдагы планнар турында республика җитәкчесенә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов сөйләде.

Зур спорт мәйданчыгын төзегәннән соң, яшьләр арасында паркка ихтыяҗ аеруча арткан: монда һәр кич, футбол, баскетбол уйнау, турникларда шөгыльләнергә дип, казанлылар җыела. Бүген мәйданчыклар аеруча җанланды, чөнки биредә Балаларны яклау көненә багышланган концерт чаралары узды. Сәхнәдә районның иҗат коллективлары чыгыш ясаганда, спорт мәйданчыкларында район мәктәпләре укучылары һәм якындагы йортларда яшәүчеләр уйнады һәм шөгыльләнде.

Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов һәм башка затлар белән бергә һәр мәйданчыкта булды, дәресләрне карады. Укучыларга спорт җиһазларын бүләк итеп, алар белән бергә истәлеккә фотога төште.

ТР Президентына паркның үсеш перспективалары турында Дамир Фәттахов сөйләгәндә, үзгәрешләр ярдәмендә парк ел дәвамында килүчеләр өчен кызыклы һәм ачык булачак: монда яңа аллеялар, шул исәптән чәчәк ата торган агачлардан, велопарклар, Яңа ел бәйрәмнәре өчен мәйданчыклар, спорт белән шөгыльләнү өчен чирәм (мәсәлән, йога белән) һәм башка уңайлыклар барлыкка килә. Монда кояш сәгате дә урнаштырылачак. Парктагы юллар да үзгәрәчәк: яңалары барлыкка киләчәк, булганнарның бер өлеше бетереләчәк, бер өлеше яңартылып, киңәйтеләчәк.

Исегезгә төшерик: үткән елның август башында “Химиклар” мәдәният йорты паркы территориясендә заманча универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәге турында карар кабул ителде. Бүгенгә төзелгән мәйданчык берничә зонага бүленгән – волейбол, баскетбол, футбол уйнау өчен. Аерым турниклар, урам тренажерлары, бу спорт төрен яратучылар өчен борыслар урнаштырылган. Балалар зонасы да барлыкка килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International