Бүген Казанда “Шарм” сәнгать үзәге ачылышы балалар өчен чын бәйрәм булды.
Үзәкнең тантаналы ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Җыелганнарны беренче булып Казан мэры Илсур Метшин сәламләде. “Бүген, бу кояшлы көндә, бездә бәйрәм, - диде И.Метшин. – Без яңа үзәкнең ишекләрен ачабыз, аңа көз көне 20 ел тула”.
“Соңыннан бу кечкенә сәләтләрдән Универсиаданы ачучылар үсә, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы әти-әниләргә. – Бу кояш һәрвакыт балкысын”. Чыгышы соңында мэр ТР Президентына сүз бирде.
“Бик куанычлы вакыйга, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Безнең төп байлык – ул балалар. Аларның барлыкка китерү һәм үсү мөмкинлеген алулары – безнең эшебездә иң мөһиме”. ТР Президенты җыелганнарны бу вакыйга белән котлады, үзәктә һәрвакыт көлгән тавыш һәм елмаю булуын теләде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, балалар хореография сәнгате үсешенә һәм Казанның инфраструктура объектлары төзелешенә керткән өлеше, актив хәйрия эшчәнлеге өчен, Рәхмәт хатлары белән Казанның Мәскәү районы мәктәптән тыш эшчәнлек үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Айрат Хәмидуллин һәм “Бриз” ҖЧҖ бүләкләнде.
Ачылу тантанасыннан соң, шәрәфле кунаклар үзәкнең бинасын карадылар, монда хореография заллары, эстрада вокалы студиясе, малайлар һәм кызлар өчен аерым чишенү бүлмәләре бар. Яңа бинага бию-хореография һәм вокал студияләре, шулай ук “Шарм” модельләр мәктәбе күчәчәк.
Бәйрәм балалар коллективлары башкаруында җырлар һәм биюләр белән дәвам итте. Бина янында татар милли тематикасына кул сәнгате күргәзмәсе тәкъдим ителгән, “Осталар шәһәре” оештырылган. Үзәк янында шахмат уйнар өчен өстәлләр урнаштырылган.
Якынча 3 мең кв.метр мәйданлы ике катлы бинада дәресләр өчен барлык уңайлы шартлар булдырылган, шулай ук җир асты парковкасы, медицина кабинеты, ир-атлар һәм хатын-кызлар юыну бүлмәләре бар. Аны төзү эшләре 2013 нче елның декабрендә тәмамланды. Бу проектны тормышка ашыру Казан мэриясе һәм “Бриз” ҖЧҖнең шәхси-дәүләт партнерлыгы ярдәмендә мөмкин булган.