Рөстәм Миңнеханов “Юл тарихлары: чирек гасыр Эхо белән” автойөрүендә катнашучылар белән очрашты

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Юл тарихлары: чирек гасыр Эхо белән” автойөрүендә катнашучылар белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең Спасс манарасы янында узды.

“Юл тарихлары: чирек гасыр Эхо белән” проекты – эфирга 25 ел чыгу уңаеннан радиостанциянең тапшырулары баручы шәһәрләр буенча оештырылган автойөрү ул.
Бүген автойөрүдә катнашучылар Казанга Land-Rover Discovery-IV машинасында килделәр.

Чарада “Эхо Москвы” радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов катнаша. Татарстан Президенты мәйданга килер алдыннан ул радионы тыңлаучылар белән сөйләште, сорауларына җавап бирде, аңа түбәтәй бүләк иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов та автойөрүдә катнашучылар белән аралашты, шуннан Алексей Венедиктов белән “ГАЗ” автомобильләреннән торган импровизацияләнгән күргәзмәне карады – аны “ГАЗ-21 “Волга” Казан клубы төркеме оештырган.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Венедиктов Казан мэриясе бинасында әңгәмә кордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International