Татарстан Президенты Шри-Ланканың Россия Федерациясендәге Илчесе белән очрашты

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Удаянга Виратунга белән очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.

Шри-Ланка Илчесе Шри-Ланка белән россиялеләрне якыннанрак таныштыру өчен, туристик компанияләр вәкилләре белән бергә, Россия шәһәрләре буенча мәдәни-туристик турне уздыра. Бүген Удаянга Виратунганы сәламләп, Татарстан Президенты Илчегә турне шәһәһрләре исемлегенә Казанны да керткән өчен рәхмәт белдерде.

«Республика кешеләре өчен сезнең ил белән танышу кызык булыр дип уйлыйм», - диде Р.Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, әлегә Татарстан белән Шри-Ланка арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсеше бик акрын бара, һәм Илченең визиты бу үсешкә этәргеч булырга мөмкин. «Безнең предприятиеләр үз продукциясен сезнең ил базарында реализацияләсә, сезнеке бездә реализацияләнсә, безгә дә, сезгә дә кызыклы булыр иде, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланка Илчесенә. - Сез чәй, текстиль җитештерү буенча алда барасыз».

Татарстан Президенты, Шри-Ланка студентларын Казанга укырга чакырып, мәгариф хезмәттәшлеген активлаштырырга тәкъдим итте.

«Ышанам ки, безнең дәүләтләр мөнәсәбәтләре кысаларында мәнфәгатьләребез даирәсе киң, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Безгә бер-беребезнең мөмкинлекләрен яхшырак өйрәнергә кирәк».

Шри-Ланканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Удаянга Виратунга хәбәр иткәнчә, алар илендә Казан вертолетлар заводы продукциясе мәгълүм һәм ул үзен яхшы яктан күрсәткән, Шри-Ланка шулай ук республиканың башка предприятиеләре продукциясе белән дә кызыксынырга мөмкин.

Илче хәбәр иткәнчә, Шри-Ланканың чәй җитештерүчеләре хәзер Россия Федерациясендә чәй төрү буенча фабрика төзергә планлаштыралар, ә Россия Цейлон утыравы чәен күп кулланучылар арасында.

Рөстәм Миңнеханов мондый фабриканы Татарстанда төзергә тәкъдим итте һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Очрашу азагында Илче Татарстан Республикасы Президентын Шри-Ланкага чакырды, ә Рөстәм Миңнеханов Удаянга Виратунга әфәндегә Татарстандагы сәфәре уңышлы узуны теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International