Рөстәм Миңнеханов Казан велосипедчылары белән велосипедта йөрде

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Бүген иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, велоспорт яратучылар төркеме тәкъдимен кабул итеп, берничә Казан велосипедчысы белән аз гына вакыт велосипедта йөрде.


Рөстәм Миңнеханов үз велосипедында “Казан” ММҮ мәйданына килде, анда аны ике дистәләп велосипедчы көтеп тора иде. Татарстан Президенты велосипедчылар белән фотога төште һәм фотоларны #доброеутротатарстан популяр хэштегы белән үзенең Instagramдагы аккаунтында урнаштырды.


Р.Н. Миңнехановка Казанның BMX– велосипед спортының махсус акробатика дисциплинасы чемпионнары берничә трюк күрсәтте.


Татарстан Президенты белән сөйләшкәндә велосипедчылар аңа Казансу елгасы ярын төзекләндерү өчен рәхмәт белдерде – алар, яңартылган яр буе велосипедта йөрү өчен бик уңайлы, диделәр. Шулай ук велосипедчылар Рөстәм Миңнехановка Казанда 1 июньдә узган велосипедчылар төне турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы Президенты, бу көнне командировкада булмасам, үзем дә рәхәтләнеп шушы велосипед экскурсиясенә иярер идем, диде.


Рөстәм Миңнеханов белән бергә велосипедчылар Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортына кадәр килделәр, анда коллектив фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International