Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Винербергер Куркачи” ҖЧҖ нең керамик блоклар җитештерү заводында булды
2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Винербергер Куркачи” ҖЧҖ нең керамик блоклар җитештерү заводында булды.
2009 елның июнендә эшли башлаган заводка бүген биш ел тула. Коркачыктагы заводның (Биектау муниципаль районы) егәрлеге – елына 150 млн. данә шартлы кирпеч.
Илдар Халиков Wienerberger AG концерны идарәсе рәисе Хаймо Шойха озатуында предприятиенең яңа җитештерү линиясен эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Аннан соң, кунаклар завод цехларын карадылар.
Илдар Халиков, завод барлыкка килгәндә төзелеш базарында аның продукциясенә ихтыяҗ булуына бәйле шикләнүләр булды, дип искә алды, ләкин бүген бөтен республикада һәм аннан читтә дә “Винербергер Куркачи” җитештергән кирпечләрдән йортлар төзелә. Бу кирпечләр - җылы, уңайлы, төзелеш өчен иң экологик материал, диде ул.
Ул, үз вакытында Татарстанга ышанган һәм республика территориясендә завод төзегән өчен, Wienerberger компаниясенә рәхмәт белдерде. Аерым алып, ТР Хөкүмәте башлыгы “Винербергер Куркачи” хезмәткәрләрен билгеләп үтте.
“Винербергер Куркачи” заводының беренче бишъеллыгы уңышлы тәмамланды, икенче бишъеллыкның тагын да матур булуын телим ”, - диде Илдар Халиков.
Үз чиратында, Wienerberger AG коцерны идарәсе рәисе Хаймо Шойха, Татарстан Республикасы белән кооперация компаниянең киләчәктәге үсешенә яхшы тәэсир итә, дип белдерде. Безнең предприятие Татарстанда уңышлы эшли, без үсешне инвестициялибез, үсәчәкбез һәм яңа эш урыннары булдырырбыз, яшьләргә яңа һөнәри осталыклар алырга ярдәм итәрбез, - диде ул.
Хаймо Шойха шулай ук завод хезмәткәрләренә икенче бишъеллыкның тәмамлануын гына түгел, ә ким дигәндә, киләчәктә заводның 50 еллыгын бәйрәм итүләрен дә теләде.
Бу чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз