Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Александр Пугкин һәйкәленә чәчәкләр салды.
Әлеге чара шагыйрь тууына 215 ел тулу һәм Рус теле көне уңаеннан уздырыла.
Александр Пушкин һәйкәле М.Җәлил ис. Татарстан академия дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан. Рус теле көне кысаларында биредә шигырь укучылар чыгышлары, театраль шигрыять күренешләре, балалар сәнгать ансамбльләре чыгышлары уздырыла.
Шигрыять бәйрәмендә Татарстан Республикасы халык язучылары һәм шагыйрьләре, әдәби һәм сәнгать җәмәгатьчелеге, Г.Р.Державин исемендәге премия лауреатлары катнашты. шагыйрь А.С. Пушкин тууына 215 ел тулу һәм Рус теле көненә багышланган тантаналы Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнарында 6-7 июнь көннәрендә узачак.