Бүген Татарстанда А.С. Пушкинның тууына 215 ел тулуга һәм Рус теле көненә багышланган чаралар үтә.
Казан шәһәре Яңа-Савин районында урнашкан 45нче китапханәдә үткән бәйрәм чараларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары − мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шәһәр мэры Илсур Метшин, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев һәм Казан Үзәк китапханәләр системасы директоры Резеда Исмәгыйлова да бар иде.
Президент китапханәдә урнашкан абонемент, вакытлы матбугат, уку залларын, әдәби кафе һәм китап укучылар өчен каралган башка мөмкинлекләрне карады, китапханәгә җиһазлар алуга сертификат тапшырды, китапханәгә килгән балалар белән аралашты. “Мин сезнең барыгызны да шул матур бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезнең өчен укырга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Китапханә замана технологияләре белән тәэмин ителгән”, - диде Президент китапханәгә килгән балаларны котлап.
Рөстәм Миңнеханов, китапханә бинасында урнашкан туган якны өйрәнү музее белән дә танышканда, Борынгы болгарлар билгесе белән кызыксынды, Кырым татарлары тамгалары белән уртаклык булуына игътибар итте. Казан гербының төрле дәверләрдә ничек үзгәрүенә дә игътибар бирде.
Музейда 4 зал бар, анда 2 меңнән артык экпонат урнаштырылган. Алар арасында V-VI гасыр әйберләре дә, шул исәптән мамонт калдыклары да бар. Музейга әйберләрне 20 еллап җыйганнар. Экспонатлар урнаштырылган мәйдан зур булмаса да, анда бер үк вакытта 15 ләп кешегә экскурсия ясарга мөмкин.
“Музей гади түгел. Беренчедән, ул балаларны туган якны, тарихны өйрәнүгә җәлеп итәргә булыша. Күпләр хәзерге заман балаларын начар яктан гына сурәтли. Әмма, чынлыкта, бу алай түгел: хәзер үсеп килә торган буын бик кызыксынучан. Икенчедән, музейга килүчеләр аралаша, сөйләшә ала. Чөнки безнең экскурсияләребез әңгәмә формасында үтә”, - диде музей мөдире Любовь Новикова.
45 нче китапханә мөдире Эмма Блохина сүзләренә караганда, китапханәдә Рус теле көнен дә, А. С. Пушкинның туган көнен дә уздыру матур бер гадәткә әйләнгән. Бу көнне монда килүче балалар өчен А. С. Пушкин әкиятләре буенча “сәяхәт”, уеннар, язучылар белән очрашулар оештырыла. Бүген үтә торган бәйрәм чаралары көндезге 1 гә кадәр барачак.
Казанның бу китапханәсе берничә өлештән тора. Монда әле мәктәпкә укырга кермәгән, 5-7 яшьлек балалар өчен “Говорушечка” уку залы да, зуррак балалар өчен сыйныфтан тыш уку залы да бар. Балалар өчен ай саен төрле викториналар, конкурслар оештырыла. Китапханәгә районның 16 мәктәбеннән 2 меңләп китап укучы даими рәвештә йөри.