Татарстанда автомобиль транспортында газ-мотор ягулыгын киң куллану һәм ГМЯдагы автобусларны эксплуатацияләү шактый зур икътисадый нәтиҗәләр бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы регионнарында мотор ягулыгы сыйфатында газ куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Түбән Новгород шәһәрендә узган бу киңәшмәне ИФОда Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды, анда шулай ук Россия Федарациясе Энергетика министры Александр Новак, Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Транспорт министры Максим Соколов, ИФО регионнары губернаторлары, «Газпром» ААҖ, автомобиль техникасы җитештерү компанияләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә алдыннан Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород ярминкәсе территориясендә урнашкан газ-мотор техникасы экспозициясен карап чыкты. Үз эшләнмәләрен «КАМАЗ» ААҖ, «ГАЗ» төркеме күрсәтте.
Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, транспортны ГМЯна күчерергә теләгән регионнарга тиешле региональ программалар кабул итәргә кирәк, мондый программаТатарстанда кабул ителгән һәм эшләп килә инде.
Россия Федарациясе Энергетика министры Александр Новак сүзләренчә, Россия энергобалансында якындагы 20 елда табигый газ өлеше 41%тан 47%ка кадәр артачак.
Әлегә Россиядә газ-мотор ягулыгы сыйфатында елына 400 млн. кубометр газ кулланыла, А.Новак фикеренчә,бу аз әле.
Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хәбәр иткәнчә, ул җитәкчелек иткән министрлык тарафыннан газ-мотор ягулыгындагы техника сатып алуны субсидияләү буенча программа әзерләнгән. Техника сатып алу сроклары 2015 елның 1 апреленә кадәр урнаштырылган. Федераль бюджет мондый техника хакының 30%ына кадәр субсидияләчәк.
Россия Федерациясе Транспорт министры Максим Соколов хәбәр иткәнчә, 2020 елга ГМЯдагы җәмәгать транспорты һәм коммуналь техника өлеше 1 миллионнан артык кешесе булган шәһәрләрдә 50%ка җитәчәк, 30% - 300 мең кешеле шәһәрләрдә һәм 10% - 100 мең кешеле шәһәрләрдә.
Күрсәткечләргә краганда, ИФОда хәзер барлыгы автомобильләргә газ салучы 64 станция эшли. Аларның йөкләнеше – 12,8%.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәдә чыгыш ясап, хәбәр иткәнчә, 2013 елның июнендә республика белән «Газпром» АҖ һәм «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ арасында килешү төзелгән иде. Татарстанда 2013-2023 елларга ГМЯ базарын үстерү буенча республика программасы кабул ителгән, ведомствоара эш төркеме эшләп килә. «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ белән берлектә техника сатып алу һәм АГНКС төзү һәм реконструкцияләүне синхронлаштыру өчен планнар эшләнгән. 2014 елда Татарстанда 4 АГНКС үзгәртеп корылды һәм 3 яңасы төзелде.
Рөстәм Миңнеханов «Газпром» җитәкчелегенә Татарстанны сынау регионы буларак сайлап алган өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республика программасында ГМЯна 50% җәмәгать транспортын, 10% коммуналь һәм 30% - төзелеш техникасын газга күчерү каралган. Газ-мотор ягулыгындагы техника паркы 15 мең берәмлеккә җиткерелгән.
Рөстәм Миңнеханов 2012-2013 елларда гамәлгә ашырылган ГМЯдагы автобусларны сатып алуны субсидияләү программасын да искә төшерде. Татарстанда бу программада 17 транспорт предприятиесе катнашты, 930 млн сум субсидия бирелде - 655 млн сум федераль чаралар һәм 277 млн сум – республика акчалары. «Газ-мотор техникасын эксплуатацияләү аның нәтиҗәле булуын раслады, ягулыкка чыгымнар дизель аналоглары белән чагыштырганда ике мәртәбә ким булды», - диде Р.Миңнеханов.
«Авыл кешеләре өчен сыекландырылган газ куллану уңайрак, чөнки тракторларга газ баллоннары урнаштырып булмый», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Якын көннәрдә Татарстанда, республика Президенты сүзләренчә, елына 56 мең тонна куәте булган сыекландырылган табигать газы заводын төзү карала, аны ачу 2016 елның 1 кварталына планлаштырыла.
Табигый газ, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, башка төр транспортта да – тимер юл, су транспортында да кулланырга тиеш.
«Минемчә, газ-мотор техникасын гамәлгә кертү – бик мөһим эш, һәм без тиешле норматив база буенча тәкъдимнәр әзерлибез, - диде Татарстан Президенты чыгышы азагында. – Региональ һәм федераль хакимият органнарының системалы эше, Газпром ярдәме, төгәл һәм аңлаешлы шартлар газ-мотор ягулугы базарын үстерергә этәрәчәк».