Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан янында Иннополис ИТ-шәһәр территориясендә объектлар төзелешенең барышы белән танышты. Эшлекле сәфәрендә аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.
Беренче булып Идел буенда урнашкан су алу җайланмасын карадылар. Татарстан Президентына әлеге эре объектның проектын күрсәттеләр, төзүчеләр эшләр барышы турында хәбәр иттеләр. Проект буенча су алу җайланмасына хәтле каты өслекле юл төзү каралмаган, шулай да Рөстәм Миңнеханов бүген андый юлны төзүне тәкъдим итте. ТР Президенты билгеләгәнчә, Идел яры бик матур, су алу җайланмасын төзү вакытында инженер инфраструктурасы китерелә, шуңа күрә биредә Иннополис кунаклары һәм халкы өчен ял итү зонасын булдырып була.
Рөстәм Миңнеханов төзелеп килүче технопарк бинасын карады, анда төзүчеләр пыяла куя башлаганнар, төзелүче "Иннополис" университеты кампусында булды һәм шәһәрнең беренче торак кварталын карады. Төзүчеләр сүзләренчә, мәйданчыкларда эшләр яхшы бара, килеп чыккан мәсьәләләр оператив хәл ителәләр.