Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында Сабантуйда булды. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озата йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты бәйрәмнең күңел ачу һәм сәүдә мәйданчыкларын йөреп чыкты, Сабантуй кунаклары белән аралашты. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар ипподромда ат чабышлары карадылар.
Төп мәйданда Рөстәм Миңнеханов, Сабантуй кунакларын бәйрәм белән котлады һәм аларга бәйрәмчә кәеф теләде. Шулай ук Татарстан Президент район алдынгыларына бүләкләр тапшырды.