Чаллы шәһәрендә 5 яңа балалар бакчасы ачылды

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Чаллы шәһәрендә балалар өчен берьюлы 5 яңа мәгариф учрежениесе үз эшен башлады. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Автоградка эш сәфәре барышында Татарстан Президенты «Яшьлек» микрорайонындагы 108 нче балалар бакчасында булды. Бу балалар бакчасы да, калган дүртесе кебек үк, федераль бюджеттан да финансланып, республика программасы буенча төзелгән. 260 урынлы төзелешкә 138,4 млн сум тотылган, шул исәптән 105 млн сумы - республика бюджетыннан һәм 33,4 млн. сумы – Россия Федарациясе бюджетыннан.

Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасын карап чыкты, бәләкәчләр белән аралашты, аннары актлар залына керде, анда 4 яңа балалар бакчасы белән турыдан-туры элемтә аша аралашты. 107 нче балалар бакчасыннан Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, объект эксплуатациягә кертелгән. 41 нче балалар бакчасыннан турыдан-туры элемтәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыкты. Ул хәбәр иткәнчә, бакчаның капиталь ремонты 71 миллион сумга төшкән һәм бик әйбәт эшләнгән. 110 нчы балалар бакчасында видеоэлемтә буенча Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Аннары 109 нчы балалар бакчасында турыдан-туры элемтәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова чыкты.

108 нче балалар бакчасында Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев чыгыш ясады. Бөтен чаллылылыр исеменнән Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында хәбәр иткәнчә, быел Чаллыда 8 балалар бакчасы ачылачак. «Бу безнең бурыч – балаларыбызга лаеклы мәктәпкәчә белем тәэмин итү, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Безнең киләчәгебез – безнең балаларда».

Ул 108 нче балалар бакчасы өчен интерактив белем алу комплексына сертификат тапшырды һәм бүген ачылган башка балалар бакчаларына да шундый сертификатлар тапшырылачак, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International