Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә берничә объектта булды

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында төзелеп килүче трамвай линиясен карады, Казан федераль университетының инжиниринг үзәгендә һәм ИТ-паркта булды.

Тынычлык проспектында Р.Миңнеханов яңа трамвай линиясе төзелешенең барышы белән танышты. 12,2 км озынлыктагы җирдә урнашкан линия шәһәрнең яңа һәм иске өлешен кушачак һәм 566,8 млн сумга төшә, шуның 58,9 млн сумы – тарту подстанциясе бәясе. Татарстан Республикасы Президенты Чаллы мэры Васил Шәехразиев хәбәр иткәнчә, яңа линияне эшләтеп җибәрү срогы – 2014 елның 25 декабрендә.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Татарстан Президентына КФУ инжиниринг үзәген күрсәтте. 29 лабораторияне берләштергән яңа үзәк белгечләрне максатчан әзерләүгә юнәлдерелгән, беренче чиратта автомобиль сәнәгатенә. Биредә предприятиеләр заказы буенча төрле тикшеренүләр үткәрелә.

«Сезнең үз конструкторларыгыз монда укытсын», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга.

Татарстан Республикасы Президентына инжиниринг үзәгендә лекцияләрне завод инжинерлары гына түгел, ә “КАМАЗ”ның генераль директоры үзе дә мастер-класслар уздыруы турында хәбәр иттеләр.

Кунаклар үзәкнең берничә лабораториясендә һәм укыту аудиторияләрендә булдылар. Әйтик, Ford Sollers автомобиль биргән, аны эчке төзелешен өйрәнү өчен урталай бүлгәннәр.

Чаллы ИТ-паркында Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә узучы “Стартап-Сабантуй”ның финал өлешендә катнашучыларны сәламләде. Татарстан Президенты әлеге чараның дәрәҗәсен югары бәяләде һәм республика өчен сәләтле тикшеренүчеләрне эзләү мөһим икәнен ассызыклады.

«Стартап-Сабантуйда проектлар саны елдан ел артуы шатлыклы, - дип билгеләде Р.Миңнеханов. – Быел миллионлы шәһәрләрдәге этапларда 700дән артык командалар катнашты, алардан 26сы финалга чыкты».

«Бездә ике ИТ-парк бар, хәзер без Иннополис төзибез. Һәм без сезне республикада күрергә телибез», - дип мөрәҗәгать итте финалга чыгучыларга Р.Миңнеханов.

Кунаклар шулай ук берничә офисны карадылар, резидент компанияләрнең хезмәткәрләре балән аралаштылар. Рөстәм Миңнеханов ИТ-паркта мәктәп балалары өчен ИТ-академияне дә карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International