Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры “АМиК” телевизион иҗат берләшмәсе генераль директоры белән очрашты
2014 елның 10 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “АМиК” телевизион иҗат берләшмәсе генераль директоры Александр Масляков белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов һәм “Бердәм Россия” БСП ТТБ башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев катнашты.
“КВН-2014" I Халыкара берлеге форумының нәкъ менә Казанда узуы – куанычлы хәл”, - дип белдерде Александр Масляков. “АМиК” телевизион иҗат берләшмәсе генераль директоры бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында форум кысаларында КВН Халыкара берлегенең Югары, Премьер, Беренче һәм Үзәк лигалар командалары катнашында гала-концерт булачагын искә төшерде.
Форумда республикадан ике коллектив катнашачак: КВН Халыкара берлегенең Беренче лигасы ярымфиналистлары – Татарстан Республикасының ”Мәҗлес алып баручылар” КВН җыелма командасы һәм 2014 елгы сезонда катнашучы “Татнефть” ААҖ нең КВН Халыкара берлеге Премьер лигасының “Хәерле кич ” җыелма командасы (Әлмәт шәһәре).
Александр Масляков КВН Халыкара берлеге форумы алдагы елда да Казанда узар, дигән ышаныч белдерде.
Татарстан Премьер–министры үз чиратында, Татарстан өчен КВН – ул шоу-бизнес кына түгел, ә бик күп иҗади сәләтле кешеләрне берләштерүче зур хәрәкәт, дип белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз