Бүген Казанда "Kazan-Arena" стадионы янындагы мәйданда ТР буенча ЭЭМна һәм ТР буенча ЭЭМ махсус билгеләнештәге Республика үзәгенә байрак тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Министрлык башлыгы Артем Хохоринга һәм үзәк башлыгы Владислав Озеровка байракларны статс-секретарь – эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов тапшырды.
“Бөек Россия бәйрәме көнендә тирән канәгатьләнү хисе белән Россия Президенты һәм Россия эчке эшләр министрының безнең ведомствоның иң яхшы коллективларына байрак тапшыру буенча йөкләмәсен үтәдем. Байрак – ул матур тукыма кисәге түгел. Ул дәүләт хакимияте символы, аны сезгә Президент һәм бөек Россия халкы ышандыра. Мин сез хезмәт бурычыгызны намус белән үтәрсез һәм һәрвакыт безнең билгеләнеш – хезмәт итәргә һәм якларга икәнлеген истә тотарсыз дип ышанам. Халыкны, дәүләтне һәм җәмгыятьне сакларга”, - дип мөрәҗәгать итте Игорь Зубов коллективка.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бу символик мактаулы акт белән Россия ЭЭМ реформаны төгәлли.
“Без әле яңа Татарстан милициясе байрагы белән хушлаштык, һәм сез полиция байрагын алдыгыз. Бу без бүген Россия полицейскийларының югары профессиональ хезмәтләре буынын тулы күләмдә алуыбызны аңлата. Бу хөрмәткә лаек булыгыз”, - дип ассызыклады ул.
Бу көнне үткән тантананың әһәмиятен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте.
“Министрлыкка ике байрак тапшырылды. Бу Россия Президентының һәм министрның бик зур ышанычы. Безнең ил җитәкчеләренә министрлыгыбызга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерүегезне сорыйм. Шулай ук профессиональлек, сез башкара торган эш өчен, шәхси составка рәхмәт әйтәсем килә. Бүген безнең республиканың динамик рәвештә үсүе - сезнең һәрберегезнең зур өлеше”, - дип билгеләде ТР башлыгы.
ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин ассызыклаганча, яңа байракны тапшыру үткәннән ваз кичү түгел. “Бу яңару һәм нәрсәдәдер элеккеге ркхи традицияләргә һәм кыйммәтләргә кайту символы. Безнең ил үткән тарихи үсеш этапларына, үзгәрешләргә карамастан, байракның билгеләнеше һәм аңа салынган мәгънә үзгәрми”, - диде Хохорин. Аның фикеренчә, байрак намус, батырлык һәм дан билгесе.
“Бу вакыйганы Татарстан полициясенең иҗтимагый куркынычсызлыкны, хокук тәртибен, җәмгыятьнең законлы ихтыяҗларын тәэмин итү буенча эшчәнлеген югары бәяләү күрсәткече дип саныйм. Безнең коллектив бу ышанычны аклау өчен бар көчен куячак”, - дип ассызыклады министр.
Шулай ук бу бәйрәм көнендә ведомстводан тыш сак бүлекләре хезмәткәрләренә һәм участковыйларга 30 яңа хезмәт автомобиленнән ачкычлар тапшыру вакыйгасы булды.
ТР буенча ЭЭМ махсус билгеләнештәге Республика үзәге һәм республика министрлыгы авиаотряды күрсәтмә чыгышлары матур һәм истә калырлык булды.