Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Россия мәдәният министры Владимир Мединский Чистайда булды
2014 елның 13 июне, җомга
Бүген Россия мәдәният министры Владимир Мединский һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков Чистай шәһәренең мәдәни-тарихи объектларын карады.
Шәһәр буйлап экскурсия Никольский соборыннан башланды, соңыннан кунаклар Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов белән бергә шәһәр тарихы музеенда, педагогия көллиятендә, Л. Леонов-Сельвинский Мемориаль музее булачак объектта, Укытучы йорты әдәби-мемориаль музеенда булдылар. Моннан тыш, алар революция көрәшчеләре алееясында, “Мәңгелек ут” мемориалы янында, Мельников йортында, Скарятинский бакчасында булды. Экскурсия Борис Пастернак мемориаль музеенда тәмамланды.
Музей мөдире Любовь Демченко сөйләгәнчә, ул 1990 нчы елда – язучының тууына 100 ел булган көнне – ачылган. Б.Пастернак Чистайда якынча 2 ел булган. Пастернак яшәгән бүлмәдә барлык мебель, шулай ук шәхси әйберләрнең бер өлеше сакланган.
Чистай – уникаль шәһәр, дип саный Россия мәдәният министры Владимир Мединский. “Монда Бөек Ватан сугышы елларында иң яхшы совет язучылары яшәгән һәм эшләгән. Монда безнең әдәбиятның классикларына әйләнгән әсәрләр язылган, - дип билгеләде В. Мединский. – Шуның кадәр әдәбият генийларының бер гектар мәйданда җыелуын дөнья мәдәнияте әле белми. Мөгаен, моны Мәскәүдә Переделкино язучылар бистәсе һәм Лаврушинский тыкрыгындагы язучылар йорты белән чагыштырырга буладыр. Чистайның үзенчәлеге шунда да”.
В. Мединский фикеренчә, бу үзәкнең Россиядә, ә киләчәктә бөтен дөньяда билгеле булуы кирәк. Мәдәният министры Чистайның агарту функциясен башкара алуына игътибар итте: мондый туризм маршруты кунакларга төрле объектларны гына карарга түгел, ә уйланырга, тарихны искә алырга мөмкинлек бирәчәк.
“Артында Нобелев лауреаты утырган өстәлне, танылган совет язучылары күтәрелгән баскычны күргәч, ул тирән тәэсир тудыра”, - диде В. Мединский.
Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелегенең Чистайны торгызу планы бар. “Мәдәният министрлыгы белән багланыш ярдәм итә алыр иде дип уйлыйм”, - диде мәдәният министры.
Чистайның туризм үзәге булу өчен барысы да бар, дип саный ТР Премьер-министры Илдар Халиков. “Туризм инфраструктурасы әле аз үсеш алган булса да, соңгы ике елда туристлар һәм совет әдәбиятын яратучылар ягыннан Чистайга кызыксыну зур. Татарстан халкының һәм республика кунакларының тарих белән очрашу мөмкинлеге булсын өчен, без Пастернак музеен гына түгел, өяз шәһәре Музеен, Укытучы йортын да торгызачакбыз”, - дип вәгъдәләде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Мемориаль музейда булганда Илдар Халиков һәм Владимир Мединский Б. Пастернак барельефына чәчәкләр куйдылар. Россия мәдәният министры музейның бәяләмәләр кенәгәсендә теләк язып калдырды: “Искиткеч Б.Пастернак йорт-музеена, бөек рус совет әдәбияты шәһәре-музее буларак, яңартылган Чистайның үзәгенә әйләнүен телим”.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз