Татарстан Президенты Томск өлкәсенә килде

2014 елның 14 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Томск өлкәсенә килде. Томск шәһәренең Богашево аэропортында Татарстан Республикасы Президентын өлкә губернаторы Сергей Жвачкин каршы алды. Татарстан делегациясе составына шулай ук республика мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкат Кантюков кергән.

Килеп төшүгә Рөстәм Миңнеханов һәм делегация әгъзалары Томск филармониясенә киттеләр, анда Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карадылар.

Иртәгә Татарстан Президенты Томскта федераль Сабантуйда катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International