Рөстәм Миңнеханов: “Нефть энәсе” – Татарстан нефть химиясе үсеше өчен чимал”

2014 елның 17 июне, сишәмбе

Тотрыклы нефть чыгару Татарстанда нефть химиясе һәм нефть эшкәртү производстволарының үсеше өчен нигез булып тора. Бу хакта бүген Мәскәүдә узган 21нче Дөнья нефть конгрессында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Конгресс 1933 елдан өч елга бер мәртәбә уздырыла, 2011 елда ул Катарда булган. Конгрессны оештыручы - Лондонда штаб-квартирасы булган Дөнья нефть советы, дөньяның 69 иле аның әгъзалары булып тора.

Мәскәүдәге конгресста 80 илдән 4 меңнән делегат катнашуларын раслаганнар. 2014 елгы конгрессның төп темасы – үсеп баручы дөньяны энергоресурслар белән тәэмин итү.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Россиянең нефть-газ регионнарының инвестицион кызыклыгы” темасына узган сессиясендә катнашты.

Утырыш алдыннан Татарстан Республикасы Президенты “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов белән бергә конгрессның күргәзмә экспозициясендә компаниянең стендын карады.

Сессиядә шулай ук РФ Дәүләт Думасы энергетика буенча комитеты рәисе Иван Грачев, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Кобылкин, Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Наталья Комарова, Ненец автономияле округы губернаторы Игорь Кошин катнаштылар.

РФ Дәүләт Думасы энергетика буенча комитеты рәисе Иван Грачев чыгышында хәбәр иткәнчә, авыр чыгарылучы нефть запасларын чыгару өчен льготалар темасына депутатлар сөйләшергә әзер икәнлеген белдерде. Ул шулай ук нефть-газ химиясен үстерү бәрабәренә икътисадны диверсификацияләүгә өндәде. Әмма моның өчен, И.Грачев фикеренчә, эшкәртүче компанияләргә чыгаручы компанияләрдән дә ким булмаган льготалар кирәк.

Губернаторлар регионнарның инвесторлар өчен өстенлекләре турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исә үз чыгышында Татарстанның беренче чиратта нефть республикасы булуын ассызыклады. 2013 елда Татарстанда нефтьне сәнәгать эшкәртүенә 70 еллыгы билгеләнде.Шул вакыт дәвамында республикада 3 миллиард тоннадан артык нефть чыгарылган. Шулай ук республика нефтьчеләре Көнбатыш Себердәге нефть чыгару урыннарын үзләштерүгә дә бик зур өлеш керттеләр.

“Илнең нефть сәнәгате өчен республика чикләрендә соңгы 14 ел дәвамында нефтьне чыгаруның үсеп баруы - Татарстан нефтьчеләренең уникаль казанышы”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

2000 елга хәтле Татарстанның кайбер салым преференцияләре бар иде, шул исәптән республика нефтьчеләре иң авыр чорда ярдәм ала алдылар.

“10 меңнән артык скважинаны эшләгән килеш саклап булды, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. – 1995 елдан 2000 елга хәтле 48 миллионнан артык нефть чыгарылган”.

Киләсе этап республикада кече нефть компанияләрен булдыру булды. “Бүген Татарстанда кече нефть компанияләре – нефть сәнәгатенең уңышлы һәм үсеп килүче өлеше ул”, - дип билгеләде ТР Президенты. Бүгенге көндә алар 33, ел саен алар 6,7 млн. тонна чыгаралар – бу Татарстан Республикасында чыгарылган нефтьнең 20 %ын тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” компаниясенең нәтиҗәле инновацион эшчәнлеген билгеләде.

«Бүгенге көндә без Татарстанда ел саен 33 миллион тонна нефть чыгарабыз һәм бу күләмне якындагы 30 ел дәвамында саклап калырга планлаштырабыз”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, “Татнефть” чыгару урыннарының исбатланган запаслары күләме 847 миллион тонна тәшкил итә, кече нефть компанияләре балансында сәнәгать категориясендәге запаслар 275 миллион тонна.

“Безнең запаслар киләчәге – югары үзле нефть, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан нефтьчеләре югары үзле нефть белән эш итүдә уникаль осталык һәм тәҗрибә тупладылар. Үз технологияләребез пакеты формалаштырылды – бу 60 тан артык халыкара патентлар”. Также в республике приступили к изучению технологий извлечения сланцевой нефти. «Пока это далекий вопрос, но это наше будущее», - подчеркнул Президент Татарстана.

“Безнең ил нефть химиясе производстволарын ресурслар белән тәэмин итү буенча югары потенциалга ия. Шул ук вакытта ел саен 4,5 млн. тоннадан артык сыек углеводород газлары экспортлана, - дип әйтте Татарстан Президенты. – Мин углеводород чималын тирәнтен эшкәртү буенча дәүләт программасы булырга тиеш дип саныйм”.

“Без углеводород чималын экпортллана торган нефть химиясе продукцияләренә конвертацияләүгә юнәлдек”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

2005 елда эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанның сәнәгать производствосында химия һәм нефть химиясе продукцияләре нефть сәнәгате кертеменең кимүе фонында өлеше 28,8% тан 35,1% ка хәтле артты.

Ул Түбән Камада төзелгән “ТАНЕКО” комплексы турында сөйләде. Аны гамәлгә кертү белән “Татнефть” вертикаль интеграцияләнгән компаниягә әйләнде. “ТАИФ” төркеме авыр нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексын төзүгә кереште.

“Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү комплексы республикада нефть сәнәгате белән инеграцияләнгән, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - “Нефть энәсе” – Татарстан нефть химиясе үсеше өчен чимал”.

Бүген Татарстанда Россиянең 51% тан артык полиэтилен, 25% полипропилен, 45% бөтен каучуклар, 56% полимерлар һәм сополимер стироллар күләме җитештерелә.

«Республикада чыгарыла торган углеводород чималын тирәнтен эшкәртүне дәвам итүдә, республикада җитештерелүче полимерларны эшкәртү буенча кече бизнес производстволарын үстерүдә без яңа конкурентлы өстенлек итеп күрәбез, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Республика инвесторларга инфраструктураны үстереп, дәүләт финанслашуы аша туры яки турыдан-туры булмаган финанслау, салым льготлалары биреп, администрация процедураларын киметеп ярдәм итә”.

Татарстанда 2013 ел нәтиҗәләре буенча җитештерелгән пластикның 1,48 миллион тонна пластигының 30% тирәсе республика эчендә эшкәртүгә җибәрелгән. “Безнең максат – әлеге күрсәткечне 50 % дәрәҗәсенә җиткерү”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Чыгышының ахырында ул Татарстанның нефть чыгару регионы буларак инвестицион кызыклыгын ассызыклады һәм инвесторларны республикага чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International