Россиянең оборона-сәнәгать комлпексы продукциясендә чит ил комплект өлешләрен үз илебездә җитештерелгән аналоглары белән алыштыру перспективалары турында бүгенге киңәшмәдә сөйләштеләр, аны РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан ОСК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Чара “Казан вертолет заводы” ААҖдә үткәрелде.
Киңәшмә башланыр алдыннан хөрмәтле кунаклар “КВЗ” ААҖнең ахыргы җыю цехында булдылар. Биредә Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов “Ми-8”, “Ми-17”, “Ансат” вертолетларын, шулай ук яңа авыр вертолет прототибы “Ми-38”не дә карадылар.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров чыгышында Казан вертолет заводы белән яхшы таныш икәнен билгеләп үтте, аның бирегә күп мәртәбә килгәне бар.
«Бүген минем сезгә һәр көнге хезмәтегез, аңа биргән җаныгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә һәм иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр бирәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте завод коллективына Д.Мантуров.
Ул КВЗның тармакның алдынгы предприятиеләренең берсе буларак казанышларын ассызыклады: «Узган елда КВЗ хезмәт җитештерүчәнлеген 20%ка арттырды. Бу башка предприятиеләр өчен уңай үрнәк».
Ул заводка алга таба да уңышлы үсүен теләде һәм алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводын республиканың горурлыгы дип атады. «Кайсы гына илгә бармасак та, бөтен җирдә безнең вертолетларны беләләр, - дип билгеләде Р.Миңнеханов. – Бүген биредә профессиональ команда эшли, иң заманча производство оештырылган. Заводта җитди моңернизацияләү алып барыла, “Ансат” һәм “Ми-38”нең яңа модельләре кертелә».
«Бүгенге көндә КВЗ – “Оборонпром”ның иң яхшы предприятиеләренең берсе, ә механик эшкәртү ягыннан республикада машина төзү предприятиеләре арасында иң яхшысы, - дип саный Татарстан Президенты. – Без сезнең белән горурланабыз, уңышлар телибез, ә республика гел сезнең белән булачак».
Рөстәм Миңнеханов «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медален “Казан вертолет заводы” ААҖнең маркетинг һәм сату буенча директоры Валерий Пашкога тапшырды.
Татарстан территориясендә урнашкан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре үсеше буенча киңәшмәне ачып, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров импорт комплект өлешләре белән тәэмин итү өлкәсендә булган мәсьәләләр турында хәбәр итте, бигрәк тә Украинадан килүче детальләр.
Ул искәрткәнчә, соңгы елларда Россия ОСКнда импортны алыштыру буенча планлы эш алып барылды. Шул ук вакытта чит илдән кертүне дә саклап калу күз алдында тотылган. «Ләкин бөтен чит ил партнерларыбыз безне комплект өлешләре белән тәэмин итүне дәвам итәргә әзер түгел, - дип ассызыклады Денис Мантуров. – Шуңа күрә бүгенге көнгә Хөкүмәткә импортны алыштыру буенча план бирелгән. Һәм июнь ае ахырына хәтле без импортны алыштыру программасы буенча эшне тәмамлыйбыз – ул Хөкүмәткә кертелергә тиеш».
Министр сүзләренчә, программа проектында бөтен тармаклар чагылдырылган. «Кайдадыр бу федераль бюджеттан өстәмә акчалар таләп итәчәк, кайдадыр предприятиеләр үзләре комлпект өлешләрен чыгаруны әзерләргә риза», - диде Д.Мантуров.
«Программада күрсәтелгән бөтен сроклар да гамәлгә ашырырлык дип саныйм. Иң озагы 2,5 елда (кайбер позицияләр буенча – 3 елда) без куелган максатларга ирешә алырбыз», - дип белдерде министр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында республикада 20 предприятие оборона заказын башкарганы турында хәбәр итте. «Без кемгә дә булса бәйле булырга тиеш түгел, комплект өлешләрен үзебезгә эшләргә, яки Россиянең башка регионнарыннан сатып алырга кирәк», - дип белдерде ТР Президенты.
Денис Мантуров Казанга эшлекле сәфәре кысаларында шулай ук Симонов ис. Тәҗрибә-конструктор бюросында булды. Анда авиатөзелеш тармагы өчен импортны алыштыру продукциясен җитештерәләр.