Бүген Татарстан Республикасына Россия Федарациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев эш визиты белән килде.
Казан халыкара аэропортында Николай Патрушевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Валерий Власов һәм башкалар каршы алды.
Исегезгә төшерәбез, Россия Иминлек Советы Секретаренең Казанга эш визиты максаты – Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкара очрашуында катнашу. Чара иртәгә, 2014 елның 19 июнендә «Корстон» КККда узачак.
Белешмә өчен:
Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең халыкара очрашулары 2010 елдан бирле уздырыла. Аларда дөньяның төрле илләреннән иминлек советлары секретарьлары, президентларның һәм премьер-министрларның милли иминлек буенча ярдәмчеләре, министрлар, махсус хезмәтләр җитәкчеләре һәм башка югары вәкилләр, шулай ук БМО системасының профильле халыкара оешмалары катнаша.