Рөстәм Миңнеханов: "Безнең законсыз миграция, террорчылык, наркобизнес, кешеләр һәм корал белән законсыз сәүдә кебек мәсьәләләрдә халыкара тәҗрибәне куллануда кызыксынуыбыз зур"

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Глобаль наркомания куркынычына каршы тору проблемалары; халыкара җинаятьчел группировкалар тарафыннан легаль булмаган миграцияне куллануга каршы тору юнәлешендә халыкара хезмәттәшлек - Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкра очрашуында сүз барган ике тема. Чара бүген Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында ачылды. Искәртик, РФ Куркынычсызлык Советы химаясе астында югары вәкилләрнең мондый дөньякүләм очрашулар регуляр рәвештә үткәреләләр, алдагысы 2013 елның июль аенда Владивостокта булган.  Анда 60 илдән делегатлар, шулай ук БМО системасының профильле халыкара оешмалары катнашкан.

Очрашуда катнашучылар актуаль халыкара һәм региональ иминлек мәсьәләләре турында сөйләшәләр: терроризм, экстремизм, оешкан җинаятьчелек көрәшү һәм башкалар.

Казанда узган бүгенге чарада шулай ук Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советы Секретаре Николай Патрушев, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Секретаре урынбасары Юрий Федотов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Фәрид Мөхәммәтшин катнашты.

Николай Патрушев һәм Юрий Федотов катнашучыларны сәламләп, Россия Президенты Владимир Путин һәм БМО Генсегы Пан Ги Мун мөрәҗәгатьләрен укыдылар. 

Рөстәм Миңнеханов очрашуның Казанда уздырылуының безнең өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык булуын билгеләп үтте. Президент социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча Татарстанның Россиядә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булуын ассызыклап, республиканың төрле өлкәләрдәге казанышларына кыскача гына тукталды. “Татарстан һәрвакыт милләтара һәм конфессияара тынычлык хакимлек итүе белән дан тотты. Бу төбәкнең тотрыклылык нигезе, мәдәни хәзинә чыганагы. Республика территориясендә 173 милләт вәкиле тату гомер кичерә. Милләтара һәм конфессияара татулыкны тәэмин итү – сәясәтебезнең асылы”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул соңгы елларда Казанның күп төрле дәрәҗәле халыкара чараларны оештырганын һәм куркынычсызлык мәсьәләсендә аларның уңай бәягә лаек булганын әйтеп узды. “Универсиада иминлекне тәэмин итү системасы өчен җитди сынау булды. Бу безнең өчен өстенлекле мәсьәлә. Хокук саклау органнарының калыплашкан эше нәтиҗәсендә, республикада криминаль вәзгыять тотрыклы булып кала бирә. Шул ук вакытта без трансмилли җинаятьчелек йогынтысын да тоябыз”, - дип, Президент Татартан территориясенә экстремистик идеология, радикаль агымнарның үтеп керүен, мигрантларның дини экстремизм, законсыз корал әйләнеше кебек җинаятьләрдә кулы уйнавын ассызыклады.

“Безнең законсыз миграция, террорчылык, наркобизнес, кешеләр һәм корал белән законсыз сәүдә кебек мәсьәләләрдә халыкара тәҗрибәне куллануда кызыксынуыбыз зур”, - дип төгәлләде Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышын һәм очрашуда катнашучыларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International