Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасында 172 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш инвалидлары һәм анда катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре яши
2009 елның 28 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта журналистларга Бөек Ватан сугышында җиңүнең 64 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләделәр. Брифингта Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габдуләхәтов катнашты.
Республикада 172 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш инвалидлары һәм анда катнашучылар яши, шул исәптән 15158 сугыш инвалиды һәм анда катнашучы, 16708 сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары, сугыш елларында тылда эшләгән 140 859 кеше исәпләнә.
Азат Габделәхәтов халыкның бу категорияләренә ай саен бирелә торган акчаның нинди күләмдә булачагын әйтте. Моннан тыш, ул Бөек Ватан сугышы ветераннарының тормыш шартларын яхшырту чаралары турында да сөйләде.
Шуны искәртик: Россия Президентының 2008 ел, 7 нче май, 714 нче номерлы Указы нигезендә 2010 елның 1 нче маена кадәр тормыш шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган һәм 2005 елның 1 нче мартына кадәр учетка баскан Бөек Ватан сугышы инвалидларын, анда катнашучыларны һәм әлеге сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү бурычы куелган. Моның өчен республикага 222,068 млн. сум бүлеп бирелгән. Моннан тыш, 2009 елда федераль бюджет акчасыннан, әлеге максатка ирешү өчен, тагын 519,466 млн. сум бүлеп бирү планлаштырыла.
Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларыннан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда торак өчен субсидияләр алуның гомумреспублика исемлегенә Бөек Ватан сугышына турыдан-туры катнашы булган 1264 кеше кертелгән (шул исәптән Казанда – 584 кеше).
Авыл җирлегендә хәрби хезмәткәрләрнең караучысыз калган гаилә әгъзалары яшәгән шәхси торак йортларга ремонт ясала. Азат Габделәхәтов хәбәр иткәнчә, ремонт 10 елга бер ясала, ремонтка түләнә торган акчаның уртача күләме 131 мең сум тәшкил итә.
Әйтик, 2007 елда - 81 кеше, 2008 елда – 227 кеше, 2009 елга 55 кеше ремонт ясатырга теләк белдергән.
Татарстанда сугыш инвалидлары һәм анда катнашучыларның барысы да акция кысаларында автотранспорт белән тәэмин ителгән (яки аларга 100 мең сум күләмендә акчалата компенсация бирелгән). Мәсәлән, 443 сугыш ветераны - автомобиль һәм 99 кеше компенсацион түләүләр алган.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, брифингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан 33 кешенең республикадагы картлар йортларында яшәвен хәбәр итте.
Республиканың 11 муниципаль районында халыкның бу категориясенә караган кимендә 100 кеше яши (һәр районда). Өч районда – Казанның Совет, Идел буе районнары һәм Яр Чаллыда – 1 меңнән артык сугыш ветераны, инвалиды һәм анда катнашучы кеше бар. Бөек Ватан сугышының иң “яшь” ветераны һәм катнашучысы 83-85 яшьтә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз