Казанда “Ел табибы – Ак чәчәкләр” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында иң яхшы табибларны хөрмәтләделәр. “Ел табибы – Ак чәчәкләр-2014” VII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, республиканың медицина җәмәгатьчелеге, тармак ветераннары катнашты.
Быел бәйге җиденче мәртәбә үткәрелә. Конкурска 60 ка якын презентацион медицина эшләре тапшырылган. Җиңүчеләр алты номинация буенча игълан ителде. "Ак чәчәкләр” конкурсында 6 номинациядә (“Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы” номинациясеннән тыш) 3 кандидатура тәкъдим ителгән. Алар һәммәсе дә тавыш бирүнең финал өлешенә кертелгән. Җиңүчеләрне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет билгеләгән. Министрлыкның рәсми сайтында оештырылган интернет тавыш бирү дә җиңүчене сайлаганда мөһим роль уйнаган. Башка еллардагы традицион “Ел табибы”, “Елның медицина хезмәткәре”, “Беренчел звеноның иң яхшы табибы”, “Сәламәтлек саклау легендасы”, “Уникаль очрак” номинацияләренә быел яңа номинация өстәлгән. “Югары казанышлар спорты медицинасы” номинациясе буенча иң югары эш күрсәткечләренә ирешкән табиблар сәхнә түренә чыкты.
Табибларның халыкара ант сүзләрен игълан итү белән ачылган тантананы шоумен Михаил Волконадский һәм Мария Михайлова алып барды. Иң элек залдагыларга Татарстанда медицина тармагының үсеш юлларын чагылдырган, Казан дәүләт медицина университетының 200 еллык юбилеена багышланган видеокүренешләрдән торган фильм күрсәтелде.
Гадел Вафин тантананы ачып җибәреп, РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың сәламләү мөрәҗәгатьнамәсен ирештерде. “Бүген тапшырыла торган бүләкләр – хезмәттәшләр һәм пациентлар ягыннан һөнәри казанышларына югары бәя бирү. Медицина кешеләр эшчәнлегенең бөтен өлкәләреннән дә аерылып тора: бу эш кенә түгел, ә кешегә югары дәрәҗәдә җаваплы хезмәт күрсәтү. Иң заманча техника да авыруга яхшы мөнәсәбәтне һәм кайгыртуны, һөнәренә мәхәббәтне, пациент хөрмәтен алыштыра алмый...” - дигән сүзләр бар юлламада.
Гадел Вафин медицина хезмәткәрләрен тәбрикләп, Татарстанның сәламәтлек саклау тармагында үз эшенең чын осталары хезмәт итүен, аларның кешеләр гомерен саклап калуга ашкынуларын билгеләп узды. Министр журналистларга шәрехләп үткәнчә, иң-иңнәрне билгеләү кыен булган, чөнки һәр очрак - үзенчә уникаль.
“Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә Сарман үзәк район хастаханәсенең Иске Кәшер фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Альбина Әмирова җиңү яулады. 1980 нче елда медицина училищесын тәмамлауга, Альбина Изаил кызы Иске Кәшер ФАПның алыштыргысыз хуҗабикәсенә әйләнә. Авыл халкы үз табибына ата-аналарның яраткан киңәшчесе, куркыныч пешү җәрәхәтләреннән соң исән калган пациентка икенче әни буларак та карый. Ул Сосновый Бор санаториена ике кешелек юллама белән бүләкләнде.
“Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинациясендә җиңү Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең Нурлат участок хастаханәсе филиалы мөдире, гомуми практика табибы Илсөяр Таһировага тәтеде. "Мин мәктәп иншаларында балалар табибы булып эшләп, ашыгыч медицина ярдәме машинасында авыру бала янына килеп, аның гомерен коткару турында хыяллануымны яза идем. Минем теләгем Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романын укыгач, тагын да ныгыды. Мин үземне һаман да ешрак Гөлшаһидә урынында күз алдына китердем, ди ул.
“Уникаль очрак” номинациясендә җиңүгә дәгъва кылган һәр өч номинант башкарган гаҗәеп эшләр, катлаулы операцияләр турында сөйләгәндә, тамагына төер тыгылмаган тамашачы калмагандыр, мөгаен. Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары коллективы – Леонид Миролюбов, Игорь Закиров, Елена Лучкина, Николай Поляков трахея, бронхлар һәм йөрәктә сирәк очрый торган күп санлы зәгыйфьлеге ачыкланган нарасыйның гомерен саклап калу буенча уникаль операция үткәргән. Тын юллары җитлекмәгән бала мөстәкыйль сулый алмаган, әмма табиблар могҗиза тудырган. Практикада мондый очрак булмаганлыктан, табиблар, Россиядә беренчеләрдән булып, катлаулы операция ясарга җөрьәт итә: алар трахебронхиаль агач пластикасы буенча катлаулы операция ясый. Тагын бер очрак – Казанның 7 нче хастаханәсе табиблары корсак йөклелеге диагнозы белән килгән ханымның үзен дә, баласын да коткаруга ирешә. Бүген, сабыйларының гомерләрен коткарган табибларына рәхмәт сүзләре әйтергә балалары белән килгән аналар сәхнәгә үзләре дә менде.
“Югары казанышлар спорты медицинасы” номинациясендә “Республика медицина профилактикасы үзәге” учреждениесенең спорт медицинасы буенча табибы Виктория Зверевага тиңнәр табылмаган.
“Сәламәтлек саклау легендасы” номинациясендә Спас районыннан сәламәтлек саклау тармагына 55 ел гомерен багышлаган табиб-стоматолог Фиркать Галимов җиңүгә лаек булган. Аны министр Гадел Вафин һәм Россиянең халык артисты Александр Розенбаум котлады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.