Казанга эш сәфәре белән Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев килде

2014 елның 20 июне, җомга

Бүген кич Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев килде.

Казан халыкара аэропортында Евгений Куйвашевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башка рәсми затлар каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, Свердловск өлкәсенең губернаторы Евгений Куйвашев җитәкчелегендәге рәсми делегациясе Казанда 20-21 июньдә булачак. Бу көннәрдә Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре арасында очрашулар булачак һәм сөйләшүләр алып барылачак. Иртәгә, 2014 елның 21 июнендә, Евгений Куйвашев белән Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендә очрашуы һәм сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, экологик, гуманитар, мәдәният өлкәләрендә Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек турында килешүгә имза салуы көтелә.

Свердловск өлкәсе делегациясе республикада булганда шулай ук Казандагы спорт инфраструктурасы объектларын караячак, татар милли бәйрәме Сабантуйда катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International