Казанда Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасының Россия этабы ачылды

2014 елның 21 июне, шимбә

Бүген Казандагы Теннис академиясе базасында Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасының Россия этабы ачылды. Тантаналы чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "World Robot Olympiad" генераль секретаре Клаус Дитлев Кристинсен катнашты. Чарада шулай ук, дөньяда иң эмоциональ робот-андроидларның берсе Теспиан да булды.

Искәртеп узабыз: "World Robot Olympiad" робот техникасы өлкәсендә иң күләмле чараларның берсе һәм ул 2004 елдан башлап төрле илләрдән олимпиаданың илкүләп этапларында катнашучы меңләгән кешене җыя.

"World Robot Olympiad" илкүләм оператор булу хокукына Татарстан Иннополис университеты ия булды. Татарстан Хөкүмәте, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган Олимпиаданың Россия этабының генераль партнеры – Ростех дәүләт корпорациясе.

ТР башкаласына Россиянең 41 төбәгеннән, шул исәптән Кырым, Севастополь, Казакъстаннан 700 дән артык катнашучы килде. Робот техникалары 5-20 еллык. Катнашучылар 6 категориядә сынаша. Илкүләм этапта 58 кубок уйнатыла.

Чара ачылышы тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Татарстанда робот техникасы һәм IT-технологияләр үсешенә зур игътибар бирәләр. Ул бөтенроссия этабында катнашучылар Казанга һәм андагы мөмкинлекләргә игътибар итәчәгенә ышанычын белдерде. Иннополис базасында оештырыла торган яңа университет, Казан федераль университеты, республиканың башка вузлары, республикада төзеләчәк Робот техникасы (робототехника) үзәге – болар барысы да перспективалы яшьләрне Татарстанга җәлеп итәргә тиеш, дип саный ТР Президенты.

РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, тантаналы чара тәмамлангач узган матбугат конференциясендә: “Укучылар, мәктәпләр, төбәкләрнең робот техникасы белән кызыксынуы арта. Без аны мөһим дип саныйбыз, чөнки ул теләсә нинди илнең, шул исәптән безнең илнең, икътисадының киләчәген билгеләүче техник, иҗади, инженерия юнәлешләренең берсе. Безнең өчен яңа производстволар, яңа заводлар барлыкка килү бик мөһим, аларны безнең мәктәпне тәмамлап, вузда укыгач производствога килгән инженерлар төзиячәк”, - диде.

Россия этабында җиңүчеләр быел беренче тапкыр Россиядә, ә, төгәлрәге, Сочида узачак Бөтендөнья олимпиадасында катнаша. Ярышларда 50 ил вәкиле үзара ярышыр дип көтелә. Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасының оештыру комитетына исә РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов җитәкчелек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International