Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Борынгы Болгар шәһәре – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объекты
2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Бүген Доха шәһәрендә (Катар дәүләте) ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 38нче сессиясе карары белән Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Бу хакта, фикер алышулардан соң, Катар әмиренең туганы, шәех әл Маясса бине Хамад бине Хәлифә әл Тани игълан итте.
Болгар тарих-археология комплексы Исемлеккә кертелгән 1002нче объект булды.
Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә 2013 елда тәкъдим ителгән иде. Бөтендөнья мирас комитеты үзенең узган елның июнендә Пномпень шәһәрендә (Камбоджа) булган сессиясендә борынгы Болгар шәһәренең универсаль кыйммәтен таныды. Шуның белән бергә объект буенча заявка ЮНЕСКОның консультатив органнары белән бергә эшләп бетерү өчен җибәрелде. Болгарда киңкүләмле яңадан торгызу һәм реставрацияләү эшләре Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә “Яңарыш” фонды ярдәме белән уздырылды.
“Болгар тарих-археология комплексы” номинациясе буенча фикер алышуларның башында, узган елның сентябрендә Казанда һәм Болгарда булып киткән, Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС) эксперты Бритта Рудольфф чыгыш ясады. Ул Болгар тарих-археология комплексына кыскача характеристика бирде, тарихи объектлар һәм реставрация эшләре турында сөйләде. Болгарда тарихи объектларны саклау буенча башкарылган эшләрне югары бәяләде.
Алга таба “Болгар тарих-археология комплексы” номинациясен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас коммитеты әгъзалары – Ливан, Филиппин, Казакъстан, Сенегал, Польша, Япония, Катар, Индия, Германия, Финляндия, Колумбия, Алжир, Сербия, Малайзия һәм Төркиянең даими вәкилләре хуплады.
Казакъстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча Милли комитеты генераль секретаре Асель Үтәгәнова билгеләвенчә - “Болгар – Евразиядә урта гасырлар ядкәрләренең иң күренеклеләренең берсе. Бүгенге көнгә дәүләт тарафыннан Бөтендөнья мирас комитеты һәм ИКОМОС тәкъдимнәре белән килешеп барлык кирәкле чаралар уздырылган, шуңа бәйле без
берсүзсез Болгарның, тарих һәм мәдәниятнең күренекле объекты буларак, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә керүен яклыйбыз”.
Катарның ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиле Али Зайнал 2012 елда Болгарда булуы турында сөйләде. Ул Россия һәм Татарстанга дөнья өчен әһәмиятле булган шундый тарихи ядкәр тәкъдим итүе өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы исеменнән рәхмәт сүзе белән ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова чыгыш ясады.
“Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы, безнең өчен бик мөһим булган һәм озак көтелгән, борынгы Болгар шәһәрен Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турындагы карарны шатлык белән кабул итә. Безнең өчен Болгарны саклау – ул югары культура өлкәсе, ул киләчәк буыннар алдында бик зур җаваплылык”,- дип белдерде ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Доха шәһәре, Катар дәүләте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2026 елда Татарстанда 561 ишегалды төзекләндереләчәк
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2026 елда күп фатирлы йортларда 561 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елда 42 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 170 объект ремонтланачак. Объектлар «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 4 республика программасына керә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Гадәттәгечә киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль районнары видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
10
февраль, 2026 ел
Алексей Песошин: Түбән Кама - республиканың әйдәп баручы икътисадый үсеш үзәкләренең берсе
Түбән Кама - республиканың әйдәп баручы икътисадый үсеш үзәкләренең берсе. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама муниципаль районы Советының хисап утырышында белдерде.
9
февраль, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында брифинг узды
8 февральгә Татарстан Республикасы территориясендә 228 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 40 кеше һәлак булган һәм 300 кеше яраланган. Гыйнвар аенда гына да 29 кеше һәлак булган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр саны кимегән, ә һәлак булучылар саны арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз