Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лионга (Франция) килде.
«Лион-Брон» аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Лиондагы мактаулы консулы Филипп Бордье каршы алды.
Франциядә вакытта (2014 елның 23-25 июне) Рөстәм Миңнеханов Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге белән очрашулар уздырачак, эшлекле форумда катнашачак, бу форумда Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы күрсәтеләчәк, шулай ук Лион Технологик паркында һәм Renault Trucks двигательләр заводында булачак.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Инновацион шәһәр» (Ницца шәһәре, 2014 елның 25 июне) халыкара конференциясенең пленар сессиясендә катнашуы, Sophia Antipolis Science Park фәнни паркы һәм башкалар эшчәнлеге белән танышуы планлаштырыла.