Илдар Халиков Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты – 2015 оештыру комитеты киңәшмәсен уздырды

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Казанда 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы киңәшмәсен бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Чемпионатка әзерлекнең барышы турында төп докладны Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов ясады. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук чемпионатка әзерләнүнең агымдагы мәсьәләләрен, аерым алганда, ярышларның ачылыш тантанасын оештыру мәсьәләләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International