Татарстан Республикасы француз регионы Рона-Альп белән Россия-Франция мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында хемәттәшлекне алга таба үстерергә тели. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лионда (Франция) Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы, Франция предприятиеләре ассоциациясе, Рона-Альп регионының кече һәм урта бизнес конфедерациясе җитәкчелеге белән очрашуда белдерде.
Очрашу Лионның Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында узды.
Лионга визит – Татарстан Республикасы икътисады белән таныштыру, француз эшмәкәрләренә Татарстанның инвестицияләр һәм инновацияләр өлкәсендәге мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләү өчен бик яхшы мөмкинлек, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, әлеге сәфәрнең кысаларында ул 14 инновацион регионның вәкиле – Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советы рәисе буларак эш итә.
Татарстан Президенты республиканың чит ил компанияләре белән багланышлары турында хәбәр итте. Татарстанда «Шнайдер Электрик», «Эйр Ликид» француз компанияләре вәкиллекләре бар, француз сәүдә эшли (“Ашан” һәм башкалар).
Безнең эре предприятиеләр белән җитди элемтәләребез бар, шул ук вакытта Франциянең кече һәм урта бизнесы бездә әлегә аз, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан француз эшмәкәрләренә, Россия базарына керү өчен, башлангыч мәйданчык була ала, дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда бизнесны алып бару өчен бөтен шартлар да бар, индустриаль мәйданчыклар үсеп тора, технопарклар, инновацион инфраструктура. Аерым алганда, «Эйр Ликид» компаниясенең “Алабуга” МИЗ территориясендә һәм “Химград” технополисында производстволары бар, «Шнайдер Электрик» ике завод ачты һәм белем бирү эше алып бара (хезмәткәрләрне өйрәтә).
Рөстәм Миңнеханов Россиянең башка инновацион регионнары – РИРА әгъзаларының да, чит ил компанияләре бизнесын үз территорияләрендә үстерү өчен, мөмкинлекләре барлыгына ышануын белдерде.
Лионга килгәндә,без сезнең инновацион инфраструктурагызны өйрәнергә телибез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, гомумән безнең элемтәләр спектры бик киң булырга мөмкин.
Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, үз чиратларында, бөтен кирәкле мәгълүматны бирергә һәм тәҗрибә белән уртаклашырга әзерлекләрен белдерделәр.
Лион шәһәренең мэры урынбасары Карине Дагнин-Сьюзи Рөстәм Миңнехановны шәһәр мэры исеменнән сәламләде һәм Лион бүгенге көндә бик актив үскәнен ассызыклады, бигрәк тә инновацияләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр кебек юнәлешләр үсә. Ул шулай ук ассызыклаганча, перспектив юнәлешләрнең берсе – робототехника үсеше.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанга Франция һәм аерым алганда Лионның мәгариф учреждениеләре белән элемтә урнаштыру бик мөһим. Сезнең инженер мәктәбегез бик көчле, дип әйтте ул, без студентлар белән алышыр идек, сезнең вузларыгызга Татарстан студентларын – киләчәк инженерларны җибәрер идек.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка сәламләү сүзләре белән Франция предприятиеләре ассоциациясе, Рона-Альп регионының кече һәм урта бизнес конфедерациясе вәкилләре дә мөрәҗәгать иттеләр.