Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Бүген Лион шәһәрендә (Франция) Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган. Документка имзаларын Лион ССП вице-президенты Филлип Эро һәм Татарстан Республикасы ССП идарәсе рәисе Шамил Агеев куйганнар.

Имзалау тантанасы Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында шәһәр эшмәкәрләренә Татарстанның икъдисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителгән эшлекле форум кысаларында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул шулай ук Лион Сәүдә-сәнәгать палатасының хөрмәтле кунаклары китабында: “Кадерле дуслар! Сезгә зур уңышлар телим. Татарстан сезне Казанда көтә”, - дигән язу калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International