Татарстан Президенты Лионда “Акыллы йорт” проекты белән танышты

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лион (Франция) шәһәре янындагы “Акыллы йорт” проекты белән танышты.

“Акыллы йорт” проектының төп үзенчәлеге шунда: ул энергияне җитештергәнгә караганда азрак куллана. Йорт экологик чиста материаллардан төзелгән, тәрәзәләр өч катлы пыяла пакеттан тора, бинага җылылык изоляциясе ясалган, кояш батареяләре энергиясе кулланыла.

Проектантлар сүзләренчә, “Акыллы йортта” кондиционерлар кулланылмый, җылыту өчен минималь күләмдә энергия тотыла, геотермик система (җылылык насослары) кулланыла.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр иткәнчә, “Акыллы йорт”ның барлык бүлмәләрендә дә көндез электр яндырмас өчен бүлмәләрне яктырту сыйфатын яхшырту буенча эш алып барыла.

Татарстан Президенты шулай ук махсус материалдан эшләнгән, тупланган җылылыкны җыя һәм тапшыра ала торган “Акыллы йорт” террассасын карап чыкты.

“Акыллы йорт” проектында хәзерге заман француз инженериясе, пейзаж конструкцияләве казанышлары кулланыла. Монда экоэнергетика кластеры урнашкан, ул 300дән артык предприятиене берләштерә.

Татарстан Президентына шулай ук “Акыллы йорт” стандартларының архитектура һәйкәлләрен – элеккеге төрмә бинасын (анда киләчәктә мәгариф учреждениесе булачак) модернизацияләү процессында кулланылачагы турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов хәзерге заман технологияләрен һәм материалларын, шулай ук “Акыллы йорт” проектында кулланыла торган проектлау элементларын җентекләп өйрәнү өчен Татарстан белгечләрен Лионга җибәрергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International