Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лионда (Франция) «Рено Тракс» (Renault Trucks) компаниясенең җитештерү цехларында булды.
Renault Trucks – граждан һәм хәрби йөк автомобильләре җитештерүче француз компаниясе. Компаниягә 1894 елда сәнәгатьче Луи Рено нигез салган. Renault концерны бүлекчәләренең берсе булган.
«Рено Тракс» компаниясе хәзерге вакытта Volvo Group компаниясенә карый. 2013 елда автомобильләрнең модель рәте тулысынча яңартылган, бу автомобильләр Россиягә дә китереп торылачак. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, йөк автомобильләренең яңа моделен тәкъдир итү 2014 елның 17 июлендә Казанда да уздырылачак. Предприятиедә 750 кеше эшли, шул исәптән 200 кеше – сыйфат хезмәтендә, методикалар әзерләүдә. Уртача хезмәт хакы –1,5 мең евро тирәсе. Елына монда 50 мең двигатель җитештерелә. Предприятиедә двигательләр җыела гына (детальләрнең төп өлеше Volvo Group заводларында җитештерелә).
Соңгы продуктның хакын киметү өчен җыюның бер өлеше Һиндстанда башкарыла.
Предприятиедә төрле билгеләнештәге двигательләр өчен 14 сынау стенды урнаштырылган.