Рөстәм Миңнеханов Ницца мэриясе вәкилләре белән очрашты

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Ницца Лазур яры метрополиясенең президенты урынбасары, Ницца мэрының икътисад һәм сәнәгать буенча урынбасары Кристиан Тордо һәм Ницца Лазур яры метрополиясенең икътисад, инновацияләр һәм коммуникацияләр буенча генераль директоры Дидье Виссельман белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Nice Acropolis бинасында узды.

Рөстәм Миңнеханов Ницца җитәкчелегенә “Инновацион шәһәр” (Innovativecity 2014) халыкара конференциясендә катнашырга чакырулары өчен рәхмәт белдерде.

Яңа төрдәге шәһәрләр булдыру, “акыллы шәһәрләр” булдыру темасы бүген бөтенесе өчен дә актуаль, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу уңайлы яшәү мохите, экология, заманча инфраструктура мәсьәләләре. Татарстан өчен яңа төр шәһәрләр булдыру бик тә кызыклы, чөнки республика территориясендә ике яңа проект гамәлгә ашырылачак – “Иннополис” инновацион шәһәре һәм “акыллы шәһәр” – “Смарт Сити Казан”. Безгә бу өлкәдәге тәҗрибәгез мөһим, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, Ницца мэриясе вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, бүген төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек итү теләге бар. Андый багланышларның мөмкинлекләре бик зур, дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов, Ницца бүген халыкара ял итү урыны гына түгел, ә инновацион шәһәрләр булдыру өлкәсендә әһәмиятле партнер да.

Ницца Лазур яры метрополиясенең президенты урынбасары, Ницца мэрының икътисад һәм сәнәгать буенча урынбасары Кристиан Тордо билгеләгәнчә, бүген Россия базарларына чыгу регион җитәкчелеге өчен эшчәнлекнең мөһим юнәлеше, бигрәк тә “акыллы шәһәрләр” булдыру кысаларында. Бу, аерым алганда, әйләнә-тирә мохитне сакалп калу алымнарын табу, уңай яшәү мохите булдыру, шулай ук дәүләт идарәсе. Без дә озак вакытлы ныклы элемтәләр булдыру яклы, дип әйтте ул, һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектларга ярдәм итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International