Рөстәм Миңнеханов француз сәнәгать кластерлары вәкилләре белән очрашты

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Pegas (аэрокосмос юнәлеше), Eurobiomed (биомедицина), SCS (Secured Communicating Solutions) һәм Optitec (мәгълүмат технологияләре) француз сәнәгать кластерлары вәкилләре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ниццада очрашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясенә кластерлар эшчәнлеге турында презентация әзерләнгән иде.  

Pegas (Пегас) икътисадый кластеры Франциянең аэрокосмос сәнәгатенең үзәге булып тора,  350 катнашучысы бар – яңа предприятиеләрдән эре берлекләр, тикшеренү үзәкләре, икътисадый һәм дәүләт партнерлыкларына хәтле. Кластер 2005 елда булдырылган. Пегас кластерында 18 мең белгеч эшли, шул исәптән 1700 тикшеренүче. Сәнәгать производствосы күләме буенча аэрокосмос кластеры Прованс-Альп-Лазур яр регионында беренче урынны били. Прованс-Альп регионының фәнни-тикшеренү эшләренең өчтән бере Пегас кластерына туры килә.

Eurobiomed биомедицина кластеры 2009 елда барлыкка килгән, сәламәтлек саклау өлкәсендә 400дән артык компанияне берләштерә. Әлеге кластер территориясендә күп санлы стартаплар һәм фармацевтика компанияләре урнашкан. Бу сәламәтлек саклау өлкәсендә Франциядә зурлыгы буенча икенче кластер.

SCS (Secured Communicating Solutions) кластеры Лазур ярда урнашкан һәм 250дән артык әгъзаны берләштерә; 75 %ын кече һәм урта бизнес предпритиеләре тәшкил итә. SCS кластеры микроэлектроника, телеэлемтәләр, программа тәэмин ителеше өлкәсендә эш итә. SCS кластеры предприятиеләре шулай ук “акыллы” хәл ителешләрдә специальләшә: контактсыз технология, мобиль сервислар, машинаара элемтә, иминлек

Optitec кластеры эшчәнлегенең юнәлеше оптика һәм визуальләштерү өлкәсендә, шул исәптән космос киңлегендә, астрофизика өлкәсендә, атом-төш сәнәгате өчен оптика һәм фотоника. Кластер Германия, Бөек Британия, Италия, Испания, Канада, Бразилия, Төньяк Африка фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов Pegas (Пегас) кластеры белән авиация сәнәгате өлкәсендә мөмкин булган хезмәттәшлек юнәлешләрен җентекләп өйрәнергә тәкъдим итте. Әлеге мәсьәлә безгә бик кызыклы, дип әйтте ул.

Россия Инновацион регионнары ассоциациячсенең башкарма директоры Иван Бортник реаль проектлар кысаларында багланышларга игътибар итәргә тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә инновацион өлкәдә хезмәттәшлекне алып барачак француз вәкиле эшли башлый.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International