Татарстан Премьер-министры “О'Кей Груп” генераль директоры белән очрашты

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген “О'Кей Груп” генераль директоры Тони Денис Махер белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.

“О'Кей Груп” Россиядә азык-төлек белән ваклап сату сәүдә челтәренең иң зурларыннан санала. Бүгенге очрашу барышында анда катнашучылар компаниянең Татарстанда эшләү перспективалары хакында фикер алыштылар.

“Без сәнәгать, транспорт, энергетикага кертелгән инвестицияләр белән бәйле теләсә нинди проектны хуплыйбыз,- дип белдерде Илдар Халиков, Тони Денис Махерга мөрәҗәгать итеп. – Һәм без сезнең тәкъдимнәрне карарга әзер”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International