Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә:”Алга таба да темпларны югалтмыйча эшләргә кирәк”
2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Зөя утрау-шәһәрлегендә “Татар бистәсе” археологик казу эшләре урынында Россия өчен уникаль Агач археологиясе музее ачыла. Бүген проект “Яңарыш” республика фондының халыкара ведомствоара фәнни-методик эксперт советының күчмә утырышында тәкъдим ителде.
Утырыш Зөядә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашында һәм Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров рәислегендә узды.
Очрашуда катнашучыларны “Зөя утрау-шәһәрлегенең Татар бистәсе: объектны музейлаштыру” концепциясе проекты белән ТР ФАның Ш.Мәрҗани исмендәге Тарих институты Милли архиологик тикшеренүләр үзәге мөдире, КФУның археология һәм этнология кафедрасы мөдире Айрат Ситдыйков таныштырды
Зөя, барлыкка килгән вакыттан бирле, төрле халыклар яши торган шәһәр булган, диде докладчы. Нигездә, биредә рус халкы яшәгән. Шул ук вакытта анда татарлар да гомер кичергән.
“Татар бистәсе” археологик казылмалар урынында киләчәктә Зөянең ничек үсеш алуын күзәтергә мөмкин. “Биредә без йортлар, киртәләр нинди булган, кешеләр ни белән шөгыльләнүен күрәбез. Киләчәктә боларны музейда күрсәтә һәм ача алырбыз дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте А.Ситдыйков.
Барлык объектлар да аларны археологлар тапкан урында, музей экспозияциясендә, күрсәтү планлаштырыла “Бу Зөядә элек яшәүчеләр белән бәйле бөтен объектларны тәкъдим итү булачак. Ул ишегаллары, йортлар, мичләр, кораллар”, - дип билгеләп үтте ул.
Утырышта катнашучылар археологик казылма участокларының берсе “Татар бистәсе”н карады, анда XVI гасырда торак объект булган, шулай ук иске агач корылмаларны консервацияләү процессын күрделәр.
“Татар бистәсе” дип билгеләнгән казылмалар урынында берничә дистә музей әйберләре табылган. Алар барысы да эшкәртелә һәм Зөя музеена тапшырылачак. “Татар бистәсе” тирәсендә барган казу эшләре вакытында агач чаңгы, чана һәм, хәтта бияләй дә тапканнар.
“Биредә бик үзенчәлекле катлам, бу сирәк урында була. Монда дымлы катлам, анда органика саклана, агач, тукыма, күн дә череми диярлек. Шуңа күрә бу проект уникаль, биредә барысы да саклана. Археологиядә бу үзенчәлекле катлам формалаша торган бик сирәк урыннар”, - дип аңлатма бирде Айрат Ситдыйков.
Утырышта “Татар бистәсе” археологик казылмаларын музейлаштыру буенча төрле тәкъдимнәр китерелде.
“Зөядә башкарыласы эш күләме зур. Биредә уникаль казылмалар тәкъдим ителә, Татар бистәсенең агач корылмаларын ачтык. Барлык табылган әйберләрне сакларга һәм уникаль Агач археологиясе музеен ачарга кирәк”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
“Россиядә мондый музейлар юк. Көнбатыш илләрдә генә очрый. Агач археологиясе – яшь тармак. Хәзер ул үсеш ноктасында һәм фән, музей дөньясында зур кызыксыну уята. Бу өлкәдә Татарстанның “пионер” булуы күңелле хәл”, - дип ассызыклады “Зөя утрау-шәһәрлеге” музее директоры Артем Силкин.
Утырышта катнашучылар Зөядә остаханәләр комплексында булдылар.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз