Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районының Алабай авылында Изге Иоанн Предтечи Рождествосы хөрмәтенә төзелгән чиркәүдә булды

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Мамадыш муниципальрайонының Алабай авылында Изге Иоанн Предтечи Рождествосы хөрмәтенә төзелгән чиркәүдә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.  

Әлеге чиркәү, 2013 елның көзендә явыз ният белән яндырылганнан соң, яңадан төзелде. Яңа гыйбадәтханә элеккегесенең төгәл копиясе түгел, әмма алар охшаш. Яңа чиркәү проекты РПЧ Татарстан митрополиясе белән яраштырылган.

Гыйбадәтханә республика җитәкчелеге, предприятиеләре һәм район халкы ярдәме белән төзелде. Шул исәптән 3 млн. сум Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча бирелгән иде, ә агач бураларын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы  эшләгән.  Моннан тыш Мамадыш районының “Шәфкать” социаль үсеш фонды 1,5 млн. сум түбәгә, иконостас, чиркәү кирәк-яраклары һәм башкаларны алуга бүлеп бирелгән.

Алабай авылында борынгыдан крәшен татарлары (крәшеннәр) яши. Бүген авыл халкы Рөстәм Миңнехановка һәм чиркәү төзелешендә катнашкан бар кешегә дә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Безнең авылның тарихы атаклы, дип әйтте Татарстан Республикасы Президентына олы буын вәкилләре, бездә чиркәү булмаса, бик начар булыр иде.  Авыл халкы республика җитәкчелегенә шулай ук төрле дин вәкилләренә дә бертөрле караулары өчен рәхмәт әйттеләр.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов та районның участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләренә алга таба райондагы бөтен гыйбадәтханәләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүләрен сорады.  

Алабай авылында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөргән затлар 1941-1945 елларда Ватанны саклаучылар һәйкәленә чәчәкләр салдыларп. Алабай авылы - Советлар Союзы Геройлары Иван Максимов, Михаил Москвин, Россия Федерациясе Герое Георгий Смирнов һәм башка каһарманнарның тугын җире ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International