Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады
2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтте йортында “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.
Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.
Барыннан да элек процедура мәсьәләләре каралды.“Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының яңа составын сайлауга бәйле рәвештә, Совет вәкилләренә компаниянең Директорлар советы рәисен һәм секретарен сайларга тәкъдим ителде. Рәис итеп кабат ТР Премьер-министры Илдар Халиков, секретаре итеп компаниянең корпоратив идарә бүлеге баш белгече Эдитта Шигаева сайланды. Утырышта катнашучылар якындагы елга Директорлар советы эше планын расладылар һәм совет әгъзаларының функциональ вазыйфаларын билгеләделәр.
Процедура мәсьәләләреннән тыш, утырышта катнашучылар компаниянең өстенлекле проектларын гамәлгә ашыру буенча чаралар планын карадылар. Алар арасында: Казан ТЭЦ-2даПГУ 220 МВт төзелеше, аны файдалануга тапшыру киләсе елның 1 нче гыйнварына планлаштырылган; Алабуга ТЭЦда ПГУ 230 МВт төзелеш проекты: бу проект буенча төп җиһазлар әзерләнгән һәм саклауга кабул ителгән.
Казан ТЭЦ-1 территориясендә яңа станция төзү проекты буенча шулай ук актив эш бара. Аны гамәлгә ашыру өчен, ДПМ күчерү варианты карала. Компаниянең икенче мөһим проекты – Зәй ГРЭСн реновацияләү.
“Генерирующая компания” ААҖ матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз