Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев дөньядагы иң зур басма Коръән нашире Недьян Браташевец белән очрашты
2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “ARC Group” (Италия) басмаханәсе генераль директоры Недьян Браташевец белән очрашты, ул Казанда 8-11июльдә уза торган Россия китап басучылары ассоциациясе конференциясендә катнашу өчен килде.
“ARC Group” басмаханәсе тарафыннан 2011 нче елда дөньяда иң зур басма Коръән әзерләнде, ул хәзерге вакытта Болгарда, 922 елда Идел буе болгарлары рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе бинасында.
Коръән “АКИБАНК” ААҖ идарәсе рәисе Илдар Гәләветдинов һәм “Сетевая компания” генераль директоры Илшат Фәрдиев инициативасы буенча ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу республика фонды ярдәмендә булдырылды.
Очрашу алдыннан ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова кунакларны “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проекты һәм фондның бу проектны гамәлгә ашыру буенча алып барган эшчәнлеге белән таныштырды.
Очрашу башында Минтимер Шәймиев кунакка уникаль хезмәт өчен рәхмәт белдерде, ул билгеләгәнчә: “Сезнең басмаханәдә әзерләнгән бу Коръән – безнең өчен сәнгать әсәренә караганда да зуррак әһәмияткә ия, аны әзерләгәндә сез безнең барлык изге ниятләребезне исәпкә алгансыз. Китап үзе генә түгел, аны булдыру тарихы да уникаль. Коръән РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни байлык дип танылды, аны Гиннесс рекордлар китабына керттеләр”. Ул шулай ук Коръән урнаштырылган Болгар тарихи-археология комплексы бу елның июнь аенда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
Минтимер Шәймиев Недьян Браташевецка “Яңарыш” республика фондының Рәхмәт хатын тапшырды. Бу бүләккә Коръәнне бастыруда актив катнашкан, Россия Китап берлеге вице-президенты, “ТД Папирус – Столица” ҖЧҖ компаниясен оештыручы Ильяз Мөслимов та лаек булды.
Недьян Браташевец, “дөньядагы иң матур китапны бастыру мөмкинлеге өчен” Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. “Ул чын күңелдән эшләнелгән, без барлык кагыйдәләрне үтәп, имам күзәтүендә, тиешенчә эшләдек, бернинди дә хата булмау бик мөһим. Изге Коръәннең даими рәвештә ачылырга һәм укылырга тиешлеген исәпкә алып, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән тышлыкны ачыла торган итү иң авыр эш булды, мондый технология әле юк иде, без аны уйлап таптык һәм дөньяда беренче булып кулландык. Кәгазь Шотландиядә җитештерелде, ул, вакыт узу белән һәм укудан таушалмасын һәм коелмасын өчен, махсус рәвештә ныгытылган. Бу Коръән Болгарда гасырлар буе саклана ала”, - дип ассызыклады ул.
Недьян Браташевец бүген үзенең басмасына – дөньяда иң зур басма Коръәнгә тагын бер кат карау өчен, борынгы Болгар шәһәренә барырга җыенуы турында белдерде.
Россия китап басучылары ассоциациясе президенты, Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, “Белый город” нәшрияты директоры Константин Чеченов Минтимер Шәймиевкә Россия китап басучылары ассоциациясенең махсус билгесен – “Китап эше попечителенә” (“Попечителю книжного дела”) сынын тапшырды.
Белешмә өчен
Дөньядагы иң зур басма Коръән Италия осталары тарафыннан эшләнгән, размеры: 150 x 200 см, битләр саны – 632, авырлыгы якынча 800 кг. Коръәнне әзерләгәндә кыйммәтле ташлар кулланылган. Бу югары сәнгать дәрәҗәсендә эшләнелгән уникаль китап РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни байлык дип танылды.
Коръән Казанга 2011 елның 17 ноябрендә китерелде. 2012 елның 19 маена кадәр ул Кол Шәриф мәчетендә сакланды. Аннан соң борынгы Болгар шәһәренә китерелде һәм 922 елда Идел буе болгарлары рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз