Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Чаллы шәһәренең “Камский бекон” ҖЧҖ дә булды

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Чаллы шәһәрендә “Камский бекон” ҖЧҖнең сугым комплексында булды.

Николай Федоровны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрделәр.

“Камский бекон” ҖЧҖ 2005 елның 30 июнендә “Сосновоборский” совхозы” җирлегендә оештырыла. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре: үсемлекчелек, сәнәгать дуңгызчылыгы, сугым һәм дуңгыз итен беренчел эшкәртү. Компания дуңгызчылык комплекслары өчен катнаш азык җитештерү өчен кыяклы һәм кузаклы культуралар үстерә. “Камский бекон” ҖЧҖ – Татарстан Республикасында дуңгыз ите җитештерүче иң зур компания.

Бүгенге көндә компаниянең продукциясе зур ит җитештерүче предприятиеләр арасында иң үтемлесе санала.

Николай Федоровка сугым комплексының цехларын күрсәттеләр. Аңа “Камский бекон” ҖЧҖ җитәкчелеге вәкилләре һәм шулай ук Марат Әхмәтов аңлатма бирделәр.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International