Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Марат Әхмәтов: 2014 елның гыйнвар-июнендә тулай авыл хуҗалыгы продукциясе Татарстанда 64 млрд сум тәшкил итте
2014 елның 11 июле, җомга
Татарстан Республикасы өчен катлаулы һәм корылык булган 2009 елдан 2013 елга кадәр республика предприятиеләренең югалтуы 50 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасында терлекчелекне үстерү һәм аның торышы мәсьәләләре буенча булган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары- ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров уздырды, ул Татарстанга ике көнлек эшлекле очрашуга килгән иде.
Киңәшмә кош ите җитештерүче компанияләрнең берсе – “Чаллы-бройлер” ҖЧҖ (Чаллы ш.) территориясендә узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Киңәшмә башланганчы Николай Федоровка “Чаллы-бройлер” җитәкчелеге вәкилләре предприятие буйлап кыска экскурсия уздырдылар. Предприятиенең җитештерү күләме 2014 елга тере үлчәмдә 106 мең тонна кош ите тәшкил итә.
Марат Әхмәтов киңәшмә барышында төп доклад белән чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасында 2014 елның гыйнвар-июнендә авыл хуҗалыгы тулай продукциясе 64,0 млрд сум тәшкил итте, дип хәбәр итте.
Үткән елның шушы чорына авыл хуҗалыгы продукциясе производствосы индексы 100,1 процент тәшкил иткән. Барлык категориядәге сөт 864,4 мең т җитештерелгән, 245,1 мең т терлек һәм кош үстерелгән, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бер сыердан савым 2339 кг булган. 2014 нче елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм КФХда акчалата табыш 30,7 млрд. сум булган (үткән елга 117 процент). Аның 4,3 млрд. сумы дуңгыз итенә туры килгән (14 процент), мөгезле эре терлек - 3,99 млрд. (13), кош ите - 6,14 млрд. (20), сөт - 9,82 (32), үсемлекчелек - 3,68 (12), йомырка - 1,23 млрд. сум (4) һ.б.
Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, 2014 нче елның 1 нче июленә булган мәгълүмат буенча Татарстанда 1 млн. 69 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнелә, 536 мең дуңгыз, 408 мең сарык һәм кәҗә, 16,4 млн. баштан артык кош.
Республикада терлек азыгын әзерләү тулы куәт белән бара. Бүгенгә шартлы 1 баш терлеккә 10 ц дан артык терлек азыгы әзерләнгән.
Марат Әхмәтов терлекчелек өлкәсендәге проблемалар турында җентекләбрәк сөйләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз