Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Япониядә

2009 елның 12 мае, сишәмбе
11 нче – 12 нче майда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында эш визиты белән Япониядә. Россия делегациясен Россия Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин җитәкли. Япониягә визиты барышында Рөстәм Миңнеханов адреслы очрашулар үткәрде, Россия-Япония икътисади форумында катнашты һәм ике ил губернаторлары конференциясендә доклад белән чыгыш ясады.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Россия һәм Япония губернаторлары конференциясендә барлыгы 17 төбәк җитәкчесе катнашкан.
Конференциядә катнашучылар фикеренчә, хәзерге икътисади шартларда “инвестицияләр җәлеп итү һәм Россия белән Япония арасында хезмәттәшлекне үстерү процессында төбәк җитәкчеләренең роле шактый зур”.
Адреслы очрашуларга килгәндә, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Йокогава Электрик” компаниясенең үсеш өчен җаваплы президенты Минаки әфәнде белән икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы вәкилләре “Мицуи” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты, һәм алар киләчәктә дә үзара файдалы хезмәттәшлек итү юлларын билгеләделәр. Аерым алганда, анда “Танеко” ААҖ (Татарстан, Түбән Кама) проектын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International