Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Япониядә аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү комплексын (Менделеевск, Татарстан) төзү проекты буенча ниятләр турындагы Меморандумга кул куелды
2009 елның 12 мае, сишәмбе
Бүген, 12 нче майда, Токиода (Япония) “Үсеш тышкы икътисади эшчәнлек банкы” (Внешэкономбанк), Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, “Аммоний” ААҖ, “Мицубиси Хэви Индастриз” һәм “Соджиц Корпорейшн” компанияләре (Япония) ниятләр турындагы Меморандумга кул куйдылар.
Документ Менделеевскида (Татарстан Республикасы) аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча яңа интеграцияләнгән комплекс төзү проектын гамәлгә ашыру турында.
Проектны “Менделеевсказот” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең минераль ашламалар җитештерү заводы мәйданчыгында “Аммоний” ААҖ гамәлгә ашыра.
Ниятләр турындагы Меморандумга Внешэкономбанкның рәис урынбасары Анатолий Балло, “Аммоний” ААҖ генераль директоры Радий Вахитов, Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының химаячеләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, “Мицубиси Хэви Индастриз” (Mitsubishi Heavy Industries) һәм “Соджиц Корпорейшн” (Sojitz Corporation) компанияләре җитәкчелеге вәкилләре кул куйды.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, кул кую процедурасы тәмамланганнан соң, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Russia Today” телеканалына интервью биргән.
Шуны да искәртик: 2008 елның декабрендә, Татарстан делегациясенең Япониягә эшлекле визиты кысаларында, шулай ук Менделеевскида аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча яңа интеграцияләнгән комплекс төзүдә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышканнар иде.
(Декабрьдәге визит турында тулырак мәгълүматны
http://prav.tatar.ru/rus/index.htm/news/25008.htm
сылтамасы буенча кереп таба аласыз).
Белешмә өчен:
ВЭБ ның Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин җитәкчелегендәге Күзәтүчәнлек советы 2008 елның 15 нче сентябрендә Менделеевскида (Татарстан Республикасы) аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү комплексын төзү проектына 350 млн. долларга кадәр акча бүлеп бирүне хуплады.
Проектның гомуми бәясе 972,7 млн. доллар тәшкил итә.
Проектны “Менделеевсказот” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең минераль ашламалар җитештерү заводы мәйданчыгында “Аммоний” ААҖ гамәлгә ашыра.
Ел саен Менделеевскидагы аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү комплексы 717 мең тонна аммиак, 230 мең тонна метанол, 717 мең тонна карбамид һәм 380 мең тонна аммиак селитрасы җитештерәчәк.
Проектның үз бәясен кире кайтару срогы – алты-җиде ел.
Проектның лицензиары - Haldor Topsoe (Дания), төзелеш буенча подрядчысы - Mitsubishi Heavy Industries (Япония).
Проектның координаторы итеп, Sojitz Corporation япон фирмасы сайланган, производствоны чимал белән тәэмин итү өчен газ китерүче – “Татгазинвест” ЯАҖ (“Газпром” ААҖ нең газ сату буенча региональ операторы).
Проектны финанслауга Япониянең Сумитомо банкын (Sumitomo Mitsui Banking Corporation - SMBC) җәлеп итү күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз