Киңәшмә барышында Илдар Халиковка 2014 елга балалар сәламәтләндерү лагерьларына капремонт программасы төгәлләнүен хәбәр иттеләр. Бу программаны финанслау күләме 100 млн сум тәшкил иткән.
2014 елда социаль өлкәдә 135 объект уңайлаштырыла. Бу программага республиканың 40 муниципаль берәмлегендә объектлар кертелгән.
Биш муниципаль берәмлек 2014 елгы бу программада катнашмый. Болар – Әгерҗе, Зәй, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Ютазы районнары.
Татарстанда Газлаштыру фонды тарафыннан бюджет өлкәсендә пар казаннарын алыштыру буенча эшләр алып барыла ( 30 муниципаль районда, 212 объектта).
“Авылларда су белән тәэмин итү” программасына килгәндә, 328 км суүткәргеч челтәр төзү, 28 артезиан скважинасы бораулау, 38 су башнясы урнаштыру планлаштырыла. Программаның күләме 690 млн сум тәшкил итә.
Сыер фермаларына капремонт программасы буенча һәм силос-сенаж траншеялары төзелеше буенча да эшләр алып барыла, силос-сенаж траншеялары төзелеше буенча 154 объектның 98ендә эш башланган (64%).
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.