Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш визиты белән Бразилиядә булды

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Кичә, 2014 елның 13 июльдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бразилиядә бер көнлек эш визитында булды. Ул Рио-де-Жанейродагы 2014 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасын күзәтте.

Искәртик, Рио-де-Жанейрога Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, 2014 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының ябылуында катнашу өчен, килде. Тантанада Россиягә 2018 елда чемпионатны уздыру эстафетасын тапшырдылар.

Чара “Маракана” футбол стадионында узды, анда Германия һәм Аргентина җыелма командалары арасында финал матчы үтте. Германия 1:0 исәбе белән җиңде.  

Тантанада Владимир Путинның чыгышы белән Россия Президентының рәсми сайтында танышып була: http://www.kremlin.ru/news/46214. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International