Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Ел башыннан “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгы хәл ителгән
2014 елның 15 июле, сишәмбе
2014 нче елның беренче 6 аенда “Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмати системасында (ГИС) 11 мең 431 мөрәҗәгать бастырылган. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасының кулланучылар багланышын координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев сөйләде.
Түрә искәрткәнчә, сервис 2012 нче елның апреленнән эшли, ул гражданнарның актуаль социаль-әһәмиятле проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.
Беренче яртыеллыкта системага 11 мең 431 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аның 6 мең 268е (55 процент) хәл ителгән. 3239ы буенча эшләр планлаштырылган (28 процент). 1178 мөрәҗәгать нигезле рәвештә кире кагылган (10 процент). 746 мөрәҗәгать тикшерелә (7 процент).
Система эшләгән вакытта “Халык контроле”нә барлыгы 25 мең 56 мөрәҗәгать килеп ирешкән. 15 мең 298е хәл ителгән (61 процент), 4277 мөрәҗәгать буенча эшләр планлаштырылган (17 процент), 4490ы нигезле рәвештә кире кагылган (18 процент), 991 мөрәҗәгать тикшерелә (4 процент).
Р.Низамиев фикеренчә, беренче яртыеллык күрсәткечләре бик яхшы, мөрәҗәгатьләрнең саны ай саен арта. Нигезле рәвештә кире кагылган очракларның кимү тенденциясе күзәтелә, хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең саны арта бара. Нигездә, ТР муниципаль берәмлекләре җаваплы башкаручылар булып тора, алар һәр мөрәҗәгать буенча эш алып бара. Якындагы 10 көн эчендә гаризаларның күпчелек өлеше карала, дип билгеләде спикер.
Низамиев ассызыклаганча, системаның эшен бәяләүнең төп критерие – мөрәҗәгатьләрне вакытында карау һәм хәл итү. Республиканың барлык муниципаль районнары буенча мөрәҗәгатьләрне карау срогын үтәмәү очраклары, категорияләрнең модераторлары һәм җаваплы башкаручылар ягыннан көндәлек контрольне исәпкә алып, юк диярлек.
Лаеш районының Зеленый Бор дип йөртелгән урынында яр буйлары пычрануы турында мөрәҗәгать килгән. Лаеш районы башкарма комитеты әлеге мөрәҗәгатьнең үтәлешен агымдагы елның август ахырына планлаштырган. Автор вакытны сузуларына бәйле канәгатьсезлеген белдергән. 3 нче июльдә заявка үтәлгән.
Рөстәм Низамиев хәбәр иткәнчә, ишегаллары территорияләрен, бистә эчендәге юлларны төзекләндерү, авыл урамнарына ут сузу буенча республиканың яңа программалары кабул ителгән, бу агымдагы елда нигезле рәвештә кире кагылган мөрәҗәгатьләрнең санын киметергә мөмкинлек биргән.
Рөстәм Низамиев Казанның ишегалларын төзекләндерү буенча актив эш алып барылуын әйтте. Системага Кызыл Позиция урамындагы асфальт юлның сыйфатын яхшырту мәсьәләсе буенча 6 мөрәҗәгать килгән. Июль дәвамында юлга яңа асфальт салынган.
“Кызганычка каршы, билгеләнгән 10 көнлек срокта хәл итәргә мөмкин булган аерым бер заявкаларны хәл итү бик күп айларга, елларга сузыла. Әлеге мөрәҗәгатьләрне без киредән эшкә кайтарабыз һәм ни өчен шундый зур срок билгеләнүен карыйбыз. Бер айда хәл ителә алырлык мөрәҗәгатьләр бар, ә аларны чишүне бер елга калдыралар. Агымдагы елда барлык статуслардан, шул исәптән “мотивлы кире кагу” статусыннан, 1400дән артык мөрәҗәгать эшкә кайтарылды”, - диде спикер.
“Халык контроле”нә Яр Чаллының бер урамында светофорның эшләмәве турында мөрәҗәгать килде. Карау срогы бер елдан артык гамәлдән чыкты. Яр Чаллы башкарма комитеты контроль срок – 2014 нче елның 1 нче сентябрен билгеләде. Әле һаман да заявка хәл ителмәгән. Шулай итеп, светофор сигналын алыштыру бер елдан артык вакытны ала. Мөрәҗәгатьне канәгатьләндерү, беренче чиратта, финанслаудан тора”, - дип аңлатты спикер.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз