Казан-Зөя тимер юлын сафка бастыру көненә 120 ел тулу уңаеннан, тантаналы чара булды

2014 елның 15 июле, сишәмбе
Бүген, Казанда Казан - Яшел Үзән - Зөя тимер юлын сафка бастыру көненә 120 ел тулу уңаеннан, тантаналы чаралар булды.

Казанның вокзал яны мәйданчыгы бәйрәмчә бизәлгән иде: тимер юл тематикасына туры килгән көйләр яңгырады, тимер юл вокзалының кызыл бинасы янындагы төп мәйданчык шарлар белән бизәлгән иде. Сәхнә алдында ачык һавада тамашачылар залы урнашты, анда тармакның ветераннары, хәзерге тимер юл эшчеләре, Горький тимер юлларының Казан бүлеге һәм депо хезмәткәрләре, балалар тимер юлы вәкилләре үз урыннарын алды.

Бәйрәм чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Горький тимер юллары – “РЖД” ААҖ филиалы директоры Анатолий Лесун, ТР транспорот һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Горький тимер юллары башлыгының территориаль идарә буенча урынбасары Александр Черемнов катнашты.

Сәламләү өчен сүз ТР Премьер-министры Илдар Халиковка бирелде. “Мин сезне барыгызны да бу матур һәм символик юбилей белән котларга телим. Төгәл 120 ел элек, Казан һәм Зөя арасында участок төзелү ярдәмендә, Казан һәм Мәскәү арасында тулы куәтле тимер юл элемтәсе барлыкка килде. Бу 120 ел эчендә, әлбәттә, күп нәрсә үзгәрде, - дип билгеләде ТР Хөкүмәте башлыгы. - Бүген Мәскәүгә кадәр тимер юл барлыкка килмәгән булса, безнең тормышның ничек оешуын күз алдына да китерә алмыйбыз”, - дип ассызыклады ул.

“Мин тимер юл транспорты хезмәткәрләренә рәхмәт әйтергә телим. Аларның тырышлыгы Татарстан икътисады үсешенә юнәлдерелгән. Тимер юлчылар еш кына тәүлек буена безнең нефть, нефть химиясе һәм машина төзелеше сәнәгате өчен йөкләрне ышанычлы һәм вакытында ташуны тәэмин итә. Алар халык хуҗалыгы һәм бюджет өлкәсе өчен товарлар китерә”, - диде Илдар Халиков.

ТР Премьер-министры “РЖД” ААҖ белән хезмәттәшлеккә үз бәясен бирде. Аның сүзләренчә, партнерлыкның соңгы 5 елы аеруча уңышлы һәм нәтиҗәле булды. “Тимер юл инфраструктурасы һәм пассажирлар йөртү үсеше өлкәсендә шундый беренчел дәрәҗәдә игътибар бирелгән мондый субъект һәм мондый шәһәр юк дип ышанам”, - диде ул.

“Хәзер без “Казан-1” тимер юл вокзалы янында торабыз, ул Татарстан кунаклары һәм халкы өчен матуррак, җәлеп итүчәнлерәк һәм уңайлырак булды. “Казан-2” яңа уникаль комплексы барлыкка килде, интермодаль тимер юл тармагы сафка бастырылды. Инфраструктураның бик күп элементлары барлыкка килде, алар бүген тимер юлчыларның эше белән чын-чынлап горурланырга мөмкинлек бирә”, - дип бәяләде Илдар Халиков Казанның тимер юл инфраструктурасы үсешен.

ТР Хөкүмәте башлыгы барлык татарстанлылар исеменнән, башкарылган зур эш өчен, “РЖД” ААҖнә рәхмәтен белдерде. Илдар Халиков барысына да сәламәтлек, яхшы кәеф һәм уңышлар теләде.

Анатолий Лесун чыгышында билгеләп үткәнчә, бәйрәмнәр алдыннан Казанда традицион рәвештә тимер юл инфраструктурасының яңа объектлары ачыла.

А.Лесун сүзләренчә, Казан-Яшел Үзән-Зөя участогы булмаганда, Казан халкы Мәскәүгә 5-6 көн барган. 120 ел элек тимер юл элемтәсен сафка бастыру белән Мәскәүгә 54 сәгатьтә барып җитеп булган.

1913 нче елда Идел аша Зөя белән Яшел Үзәнне тоташтырган күпер төзелгәннән соң, Арзамас аша туры элемтә барлыкка килде. Күпернең терәк баганалары һаман да хезмәт итә, диде Горький тимер юллары башлыгы.

Шулай ук Лесун Горький тимер юлларының Казан төбәгенең хезмәт династияләрен билгеләп үтте. Алар арасында Крыловлар, Туцевлар, Ермаковлар аталды.

Тантаналы чара тармак хезхмәткәрләрен хөрмәтләү белән тәмамланды, аларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, мактаулы исемнәр бирелде. Алар хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International