Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР ЭЭМда беренче яртыеллыкка йомгак ясадылар
2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Бүген Эчке эшләр министрлыгы (ЭЭМ) коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМда 2014 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясадылар. Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия ЭЭМ Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Виталий Скворцов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР ЭЭМның структур һәм территориаль бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Министрлыкның эш нәтиҗәләре турында Артем Хохорин доклад ясады. Ул белдергәнчә, ведомство үз алдына куелган бурычларны үтәгән.
ЭЭМ эшчәнлеге нәтиҗәләрен билгеләп, Илдар Халиков ирешелгәннәрдә тукталып калырга ярамый, дип белдерде. Тормыш хокук саклаучылар алдына, оператив һәм профессиональ рәвештә хәл итәргә кирәк булган яңа бурычлар куюын дәвам итә. Татарстан Хөкүмәте башлыгы республика ЭЭМ көчләренең киләчәктә дә халыкны һәм дәүләтне оешкан җинаятьчелектән, коррупциядән һәм экстремизмнан саклауга юнәлтелүенә ышаныч белдерде.
Чыгышын тәмамлап, Илдар Халиков республикада хокук тәртибен тәэмин итүгә зур өлеш керткән Татарстан ЭЭМ хезмәткәрләрен билгеләп үтте. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденга Татарстан ЭЭМның полиция башлыгы урынбасары Андрей Демидов лаек булды. “Фидакарь хезмәт өчен” медале ТР ЭЭМ оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы Рөстәм Гарифуллинга тапшырылды. “ТР эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме ТР буенча ЭЭМ үзкуркынычсызлык оператив-эзләү часте башлыгы Марсель Гәлләмовка бүләкләнде. ТР Президентының Рәхмәте РФ ЭЭМ Түбән Кама районы буенча идарәсенең полиция башлыгы урынбасары Айнар Камаловка тапшырылды. “Хокук тәртибен ныгытуда казанышлар өчен” күкрәк билгесе Татарстан ЭЭМ Экстремизга каршы көрәш үзәге башлыгы урынбасары Алексей Гаринга бирелде.
ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз