Рөстәм Миңнеханов Равил Әхмәтшинга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен һәм Россия Оборона министрлыгы медален тапшырды.

Чара Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә (Мәскәү) уздырылды.

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте Равил Әхмәтшинга югары дәрәҗәдәге профессионализмы, федераль һәм региональ дәүләт хакимияте органнары арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлеккә керткән зур өлеше, милләтара дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытудагы казанышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен тапшырылды.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегенең эшләр буенча идарәчесе Рөстәм Әмирханов та лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International