Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллга изге Сергий Радонежский тууына 700 ел тулу уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.
«Чын күңелемнән Сезне, Сез Святейшествоны, һәм бөтен Рус Православие Чиркәвен елның мөһим вакыйгасы - изге Сергий Радонежский тууына 700 ел тулуны бөтен Россия бәйрәм итүе белән котлыйм, - диелә телеграммада. –Троице-Сергиева Лаврасына нигез салучы бу изгенең хезмәтләре һәм догалары белән Русь үзгәреш кичерде. Үз тормышының мисалы, рухының югарылыгы, батырлык һәм чыдамлык, мәрхәмәт һәм ярату, сабырлык һәм түземлек белән изге Сергий Радонежский дәүләтнең берләшүенә һәм рухы ныгыуына ярдәм итте. Аның мәгърифәтчелек эшчәнлеге бүген дә илебездә тынычлык һәм татулык нигезен тәшкил иткән мәдәни һәм әхлакый хәзинәләрне саклап калуның, рухи традицияләр артуның югары ориентиры булып тора!
Бу күренекле юбилей көнне Чиркәүгә һәм җәмгыятькә армый-талмый хезмәтегездә рухи һәм бәдәни көч телибез!»